Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Россия көне һәм Сабантуй белән котлады

Россия көне патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисадый һәм рухи яңарышны, уртак тарихыбызны чагылдыра. Сабантуй да инде күптән милли чикләрне үтеп чыгып, гомумхалык бәйрәменә әверелде, диелә котлауда.

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны 12 июнь – Россия көне һәм милли бәйрәмебез – Сабантуйлар белән котлап, изге теләкләрен җиткерде:

«Россия көне патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисадый һәм рухи яңарышны, уртак тарихыбызны чагылдыра. Сабантуй да инде күптән милли чикләрне үтеп чыгып, гомумхалык бәйрәменә әверелде. Хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, көчлелектә, җитезлектә көч сынашу, бергәләшеп күңел ачу барлык яшьтәге, милләттәге, диндәге кешеләрне берләштерә, кунакчыллык, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Бәйрәмнәребез күңелле үтсен, хөрмәтле райондашларыбыз, кунакларыбыз! Сабантуйның кабатланмас рухы ел буена җитәрлек энергия бирсен. Сәламәт булыйк, ил-көннәребездә тынычлык хөкем сөрсен», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X