Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Сергей Димитриев кукмаралыларны Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.                             

«Республикабыз үзенең 100 еллыгын төрле өлкәләрдәге олы казанышлары белән каршы ала. Бүген ул Россиядә икътисадый яктан нык үсеш алган төбәкләрнең берсе булып тора», - диелә котлауда. 

Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, дип билгеләп үтте район башлыгы.            

«Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын», - диде Сергей Димитриев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев