Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм районыбыз кунакларын Россия көне белән котлады

Илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана, дип билгеләп үтте Кукмара районы башлыгы.

12 июнь - Россия көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм районыбыз кунакларын бәйрәм белән котлады.

«12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисадый һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче, Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. 

Бөек илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне туган илебезнең данлы тарихын кабат искә төшереп, ата-бабаларыбызның Ватанны саклауда, төрле яуларда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурлана. Һәр буын ил тарихына үз битләрен яза, үзенең эш-гамәлләре белән кереп кала. Илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана. Безнең буын һәм кукмаралылар язган битләр матур эшләр, казанышлар белән тамгалансын иде. 

Бәйрәм белән сезне, барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын идее», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk