Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Корбан бәйрәме белән котлады

"Бу бәйрәм һәр өйгә тынычлык һәм муллык, бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен", - диелә котлауда

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Корбан бәйрәме белән котлады:

- Хөрмәтле райондашлар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм һәр өйгә тынычлык һәм муллык, бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен.

Районыбызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Күп гасырлар буенча тату һәм тыныч уртак гомер кичерүче төрле милләт һәм дин вәкилләре төбәгебезнең иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, район тормышында актив катнашалар.  Киләчәктә дә туган җиребездә тынычлык хөкем сөрер, шәфкать һәм гаделлекнең, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең өстенлегенә ышаныч хисе безне тагын да берләштерер дип ышанам. Изге Корбан бәйрәме дә безне игелекле эш-гамәлләргә өндәсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk