Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Корбан бәйрәме белән котлый

Бу бәйрәм һәр өйгә тынычлык һәм муллык, тату һәм бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен, диелә котлауда.

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Корбан бәйрәме белән котлый.

«Хөрмәтле райондашлар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм һәр өйгә тынычлык һәм муллык, тату һәм бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен.

Районыбызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Күп гасырлар буенча тату һәм тыныч уртак гомер кичерүче төрле милләт һәм дин вәкилләре төбәгебезнең иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, район тормышында актив катнашалар.  Киләчәктә дә туган җиребездә тынычлык хөкем сөрер, шәфкать һәм гаделлекнең, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең өстенлегенә ышаныч хисе безне тагын да берләштерер дип ышанам. Изге Корбан бәйрәме дә безне игелекле эш-гамәлләргә өндәсен!» - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев