Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән котлады!

30 август – Республика көне һәм 29 август – шәһәр көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән котлады.

- Күпмилләтле Ватаныбызның иң зур казанышы – рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, үстерү. Халкыбызның үзенең борынгы күркәм традицияләренә тугры калып һәм шул ук вакытта заман белән бергә атлавы, яңалыкларга омтылып яшәве горурлык уята, - диелә котлауда. – Республика казанышларына районыбыз халкы да үзенең фидакарь хезмәте белән өлеш кертә. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы һәр өлкәдә иҗади хезмәт итәргә тулы мөмкинлек тудыра. Кукмараның шәһәр статусы алуы да тормышыбызны яхшырту, икътисадны тотрыклы үстерү өчен ныклы нигез булып тора һәм уй-ниятләребезне тормышка ашырырга ярдәм итә. Киләчәктә, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күреп, тыныч тормышта яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев