Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Кукмара районы халкын Яңа ел бәйрәме белән котлый

Кукмара районы башлыгы район халкына нык сәламәтлек, ил һәм күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм озын гомер тели.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев район халкын Яңа ел бәйрәме белән котлый.

«Барыгызны да якынлашып килүче 2021 ел бәйрәме белән тәбрик итәм, күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, озын гомер телим. Узып баручы елда пандемия белән бәйле күп авырлыклар, югалтулар булса да, аны җитештерүчән хезмәт белән үткәрдек, төрле тармакта дәүләт программаларын тормышка ашыруга ирештек.  

Төзелеш тармагында эш кайнады, сәнәгать предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, икътисадый авырлыкларга карамастан, үз производстволарын саклап калдылар, ә авыл хуҗалыгында исә чын үсеш елы булды – тәүлеклек савымны 300 тоннага җиткергән өчен, районыбыз “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.

Игенчелек тармагында һәр гектардан уртача 43,2 центнер бөртек җыеп алып, республика районнары арасында беренче өчлеккә кердек. Бу – район халкының уртак хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсе.

Агымдагы ел тарихи вакыйгаларга да бай булды: Бөек Җиңүнең - 75, ТАССРның - 100, районыбызның 90 еллыгын билгеләп үттек. Аларны зурлап үткәрергә мөмкинлек булмаса да, һәркайсы районыбыз тормышында зур эз калдырды, рухи тормышыбызны баетырга этәргеч бирде. Яшәгән төбәгебез чәчәк атсын, милләтара дуслык тагын да ныгысын – барлык эш-гамәлләребез, уй-ниятләребез әнә шуңа юнәлдерелгән.

Алда безне зур бәйрәмнәр – 2021 елга аяк басу, Раштуа, яңа ел каникуллары көтә. Аларны гаиләбез белән тынычлыкта-иминлектә үткәрергә, яңа елда зур уңышларга ирешергә язсын, хыялларыбыз тормышка ашсын. 
Бәйрәмнәр белән, кадерле райондашлар!», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев