Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлады

"Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика, район тормышында актив катнашуыгызны югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга сокланабыз", - диелә котлауда

- 1 октябрь һәр елны Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Аларга игътибар, хөрмәт, ихтирам күрсәтү көне бу, - диелә котлауда - Районыбызда 16 мең 177 пенсионер яши. Аларның рухи халәтенә, матди хәленә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы. Һәм ул көзнең бер көне белән генә тәмамланмас, ә даими тормышка ашырылыр, дигән ышанычта калам. Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика, район тормышында актив катнашуыгызны югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга сокланабыз. Безнең белән булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга - лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим. Алдагы көннәрегез күңел тынычлыгы белән, муллыкта, иминлектә, якыннарыгызның игелекләрен күреп үтсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk