Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: Без сорауларның-тәкъдимнәрнең һәрберсен җентекләп өйрәнәбез

Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмә

- Февраль, март айларында һәр җирлектә халык җыеннары булып үтте. Элеккеге елларда очрашуларда халык күбрәк шәхси проблемаларын күтәрсә, хәзер авылга клуб, балалар бакчасы, юл кирәк дип мөрәҗәгать итә.

 

- Бу халыкның үз төбәгенә битараф булмавы, аның киләчәге өчен борчылуы турында сөйли. Мин моны бик хуплыйм. Без сорауларның-тәкъдимнәрнең һәрберсен җентекләп өйрәнәбез, аларның күбесе районның 2030 елга стратегик үсеш планына кертелгән. Димәк, алдагы елларда бу проблемалар хәл ителәчәк дигән сүз. Районыбызда федераль һәм республика программалары буенча сафка баскан яки капиталь төзекләндерелгән объектлар да аз түгел. Узган ел төзелеш эшләренең  гомуми суммасы 1 миллиард 700 миллион сумлык булды. Аларның иң зурларын санап китсәк, 25 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылды, аның 20 мең квадрат метрын шәхси йорт төзелешләре тәшкил итте. Авария хәлендәге 53 йортта яшђњче 1182 кешенећ торак проблемалары хђл ителде. Биш күпфатирлы йорт төзекләндерелде, нәтиҗәдә 124 гаиләнең яшәү шартлары яхшырды. Шәһәрдә балалар иҗат академиясе, ресурс үзәге, Нырьяда 50 урынлык балалар бакчасы, Олыязда фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды, үзәк дәваханәдә ремонт эшләре дәвам итте, район Мәдәният йорты, Кукмара аграр һәм Лубянның урман-техник көллияте, Мәчкәрә мәктәп-интернаты, Вахит балалар бакчасы, Нырьяның мәдәният йорты биналары капиталь төзекләндерелде. Шәһәр халкы өчен уңайлы мунча төзелде. Юл төзелеше дә игътибардан читтә калмый. Федераль программа буенча республикада  26 авылда асфальт юл салынса, шуларның бишесе безнең районда башкарылды. Барлык юл эшләренең гомуми суммасы 570 миллион сумлык булды. Үзара салым җыю программасы да урыннарда күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек тудыра. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле халыктан җыелган 40 миллион 457 мең сумга өстәп, республика бюджетыннан 161,5 миллион сум акча бүленгән. Шушы акчаларга 98 чакрым юллар, 81 балалар мђйданчыклары, 8 күпер төзелде, 9,5 чакрымда урамнарны яктырту линияләре яңартылды, 2112 светодиод яктырткычлар куелды, 39 чишмә ремонтланды, 80 янгын гидранты урнаштырылды, зиратлар төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk