Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: Белем бирү дәрәҗәсе буенча Кукмара республикада югары урын били

Район Мәдәният йортында «Кукмара районында мәгариф һәм тәрбия системасын үстерү нигезе буларак милли традицияләр» дигән темага мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә район башлыгы Сергей Димитриев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге начальнигы Булат Яруллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Сергей Димитриев белем бирү дәрәҗәсе буенча Кукмараның республикада югары урын биләвен билгеләп узды.

«Мәгариф системасына елдан-ел таләпләр арта, Президентыбыз да зур бурычлар куя. Без аларны үтәргә тырышабыз. Яңа балалар бакчалары ачыла, мәктәпләр төзекләндерелә. Педагогик коллективлар нык, тирән белемле. Алга таба да белем бирү дәрәҗәсе югары сыйфатлы булырга, киләчәк буын төпле белем алырга, без көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләргә тиешбез. Белем бирү дәрәҗәсе буенча районның республикада алдынгы урыннарны биләвенә карамастан, артта калучы мәктәпләр дә бар. Аларга да тырышырга кирәк», - диде район башлыгы.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге начальнигы Булат Яруллин: «Быел республикада Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр начар түгел, узган ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. 257 укучының имтиханнарны 100 баллга тапшыруы аеруча яхшы. Безнең уңышларның нигезендә системалы төстә эш алып бару, коллективларның зур тырышлык куюы ята. Киләчәктә дә илкүләм, республика программаларында катнашачакбыз. Татарстанның шәһәр һәм районнарынәда җиде мәктәп, 15 балалар бакчасы төзергә планлаштырабыз. Кукмара районы алга куелган бурычларны үти, моның өчен рәхмәтемне җиткерәм», - диде.

Чыгышлардан соң бер төркем мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде, быел мәктәпләрдә беренче тапкыр хезмәт юлын башлаучы яшь белгечләр һәм лаеклы ялга китүчеләр дә игътибардан читтә калмады.

Фото: Фәнил Мәрсетдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев