Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: Бөек Җиңүдә райондашларыбызның да өлеше зур

Кукмара районы башлыгы район халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Бөек Җиңүдә райондашларыбызның да өлеше зур, диелә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район халкына мөрәҗәгатендә.

«Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Быел коронавирус эпидемиясе килеп чыгу сәбәпле, барлык массакүләм чаралар кичектерелсә дә, бәйрәм безнең күңелләребездә саклана, бу көнне һәркем фронтта ил азатлыгы өчен кан койган, тылда авыр хезмәт куйган якыннарын искә ала.

Бөек Җиңүдә райондашларыбызның да өлеше зур. Сугышка киткән 18 мең райондашыбызның 11 меңе яу кырында ятып калды. Тылдагылар  сугышчыларны азык-төлек белән тәэмин итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде, авыл хуҗалыгындагы ирләр генә башкарырлык авыр хезмәт хатын-кызлар, балалар, карт-карчыкларның ябык  җилкәсенә төште. Сугыш елларында киез итек фабрикасы эшчеләренең хезмәте дә бәяләп бетергесез: алар миллион ярым пар итек җитештерәләр, алты миллионнан күбрәк аяк киемен ремонтлап, яңадан фронтка озаталар. Станок артларында өлкәннәр белән рәттән яшүсмерләр дә эшли.Бүген без шушы батырлык, фидакарьлек өчен ветераннар алдында баш иябез һәм олы хөрмәтебезне белдерәбез. Районыбыз тормышында актив катнашуыгыз, яшәү рәвешегез мисалында яшь буынга үрнәк күрсәтүегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Туган җиребез башка сугыш афәтләре кичермәсен, халкыбызның кайгы-хәсрәттән, ятимлектән күңелләре сызмасын! Ил-көнебез тыныч, тормышларыбыз имин булсын! Сезгә чын йөрәктән күңел тынычлыгы, сәламәтлек, озын гомер телим.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашларыбыз!», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk