Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: "Башкарылган эшләр аз түгел, ә киләчәккә планнар тагын да зуррак"

"Хезмәт даны" газетасының баш редакторы Гөлгенә Шәрипова белән интервьюда район башлыгы биш елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты

- Сергей Димитриевич, Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советын формалаштырганнан соң биш ел вакыт үтте, хәзер алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайларга җыенабыз. Шушы бишьеллыкка анализ ясасак, районда башкарылган эшләрне ничек бәялисез?

- Мин моны горурланып әйтә алам: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлекне үстерү, социаль объектлар төзү, булганнарын ремонтлау, юллар салу буенча эшчәнлегебез начар булмады, аның нәтиҗәләре көндәлек тормышыбызда чагыла. Халык үзгәрешләрне күрә, уңай бәяли, очрашуларда үз фикерләрен белдерә. Берничә генә санга тукталсак, районда тулаем территориаль продукция җитештерү күләме – 1,54, сатылган продукция күләме – 1,8, төп капиталга инвестицияләр күләме 1,8 тапкыр артты. Авыл хуҗалыгында хәлләр бик авыр: ит-сөт җитештерү түбән, күп җирләрдә хезмәт хаклары буенча зур бурычлар җыелган иде. Үзебезнең райондагы алдынгы хуҗалыклар, һәм, әлбәттә, авыл халкының зур тырышлыгы белән бу тармакта тотрыклылыкка ирешеп киләбез. Бүген үз алдыбызга көндәлек савымны 300 тоннага җиткерү бурычын куеп эшлибез. Игенчелектә технологик таләпләргә игътибарны арттыру нәтиҗәсендә, басуларда яхшы уңыш үстерә алдык. Саннар белән күрсәтсәк, биш елда авыл хуҗалыгында җитештерү күләмен 1,74 тапкырга арттыруга ирештек. Федераль һәм республика программалары буенча торак йортлар, юллар, тротуарлар салу, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният учакларын, сәламәтлек саклау һәм башка социаль объектларны капиталь ремонтлау, күпкатлы йорт ишегалларын төзекләндерү, спорт белән шөгыльләнү, ял итү өчен шартлар булдыру юнәлешендә дә нәтиҗәле эшләнде дип әйтә алам. Үзара салым программасы да авылларда һәм район үзәгендә күп кенә мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирде.

- Авылларда һәм Кукмарада булган җыеннарда  халыкны борчыган проблемалар турында да сөйләшенде. Сорауларның күбесе юлларга кагылышлы иде. Киләчәктә дә юл һәм социаль объектлар төзелеше буенча программалар эшләячәкме, аның күләме күпме булачак?

- Моңа кадәр тормышка ашырылган федераль һәм республика программалары исемлеге тагын да артты, хәзерге вакытта аларның саны 40тан артып китә. Россия Президентының 2018 елның 7 маенда игълан ителгән Указы нигезендә стратегик үсешнең 12 юнәлеше буенча илкүләм проектлар расланган иде. Республикада шушы проектларның барысы буенча да эш башланды. Беренче өч елда шушы максаттан барлыгы 44,6 миллиард сум акча бүленәчәк. Быел исә илкүләм проект чаралары өчен – 21,3, шул исәптән федераль бюджеттан 16,7 миллиард сум тотылыр дип көтелә. Бу акчалар мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары төзү, халыкны борчыган юл мәсьәләсен хәл итү өчен тотылачак. Үзебезнең районга килсәк, якын арада барлык региональ юлларны, авылларга керү юлларын төзекләндерү бурычын куябыз. Урам юллары да игътибардан читтә калмаячак. Ике ел эчендә шәһәрнең юлсызлыктан интеккән барлык урамнарына  вак таш түшәләчәк. Шулай ук ике елда газ, су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тулысынча хәл ителәчәк.
Күпкатлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча күләмле эш планлаштырыла. Быел, белгәнебезчә, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикада ишегалларын төзекләндерү буенча яңа программаны тормышка ашыру тәкъдиме белән чыкты. Президент Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны яклап, “Безнең ишегалды” дигән максатчан проект әзерләргә кушты. Аның кысаларында биш елда республикадагы барлык күпкатлы йорт ишегалларын, ә аларның саны 9 меңгә якын, төзекләндерү күздә тотыла. Моңа 50 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу программа нигезендә шушы йортларда яшәүчеләрнең фикерләренә таянып, юлларны рәтләү, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, машиналар кую зоналары булдырылачак. Шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләр дә игътибардан читтә калмаячак, ул урамнарда да уңай шартлар булдыру юнәлешендә чаралар планлаштырыла. 2020-2025 елларда тормышка ашырылачак “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы исә авылларны саклап калу, халыкның үзмәшгульлеген булдыруга ярдәм күрсәтү, яшьләрне торак белән тәэмин итү һәм җирлекләрдәге башка күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге максатка 1,7 триллион сум акча бүлү каралган. 

-    Бу эшләрнең күләме искиткеч зур, хәтта боларның барысын да эшләп бетерү мөмкинме соң дигән уй да туа.

-     Биш елда федераль һәм республика программалары буенча башкарылган эшләрне исәпкә алсак, киләчәккә булган планнарның тормышка ашырылачагына да ышаныч зур. Милли проектларга акчалар каралган, аларны вакытында файдалану урыннарда эшне ничек оештыруга бәйле. Республикабыз ил күләмендәге һәр башлангычның алдында тора, күп проектлар, иң беренче булып, Татарстанда сынала. Моннан соң да халкыбыз бердәм булып зур эшләрне башкарып чыгар дип ышанам.

Форсаттан файдаланып, райондашларымны булачак сайлауларда актив катнашырга чакырам.  Безнең тавышыбыз – алдагы тормышыбызга хәер-фатыйхабыз ул. Шуңа да лаеклы партиягә һәм кандидатка тавышыбызны биреп, киләчәгебезне үзебез билгелик!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X