Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: «Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча зур бурычларыбыз бар»

Бары тик үзебезгә максат куеп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, дип билгеләп үтте район башлыгы.

«Кукморагрохимсервис» оешмасының «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрелде.

Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, бозаулардан тәүлеклек артым алуны бер килограммга җиткерү, сөт саву күләмен арттыру турында сөйләштеләр. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

«Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча зур бурычларыбыз, аны башкарып чыгу өчен планнарыбыз бар. Бары тик үзебезгә максат куеп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бүген без алга таба ничек итеп эшләргә кирәклеге, резервлар турында сөйләшергә тиеш», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев семинар барышында.

Шулай ук ул бер сыердан тәүлеклек савымны егерме литрга җиткерә алмаган хуҗалыкларга һәм аларның сәбәпләренә дә тукталды. 

«Бозаулардан көндәлек бер артым алу буенча без республикада беренче урында барабыз, әмма районның барлык хуҗалыкларда да аны бер килограмм итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», - диде район башлыгы.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk