Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев 2020 елда районда сөт җитештерүне 300 тоннага кадәр арттыру бурычын куйды

Бозаулардан тәүлеккә 1 килограмм артым алу планлаштырыла


"Восток" җәмгыяте базасында үткәрелгән семинарда район башлыгы Сергей Димитриев 2020 елда районда сөт җитештерүне 300 тоннага кадәр арттыру бурычын куйды. Шулай ук Бозаулардан тәүлеккә 1 килограмм артым алу планлаштырыла.

"Билгеле, бу - зур саннар. Моны алдынгы хуҗалыклар җилкәсенә генә аударып калдырырга ярамый. Барыбыз бердәм булып, бер дәрәҗәдә эшләргә кирәк", - диде Сергей Димитриев.

 

Узган ел район буенча 4414 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелеп, алдагы елга караганда үсеш егерме өч процентны тәшкил иткән. Ә продукция сатудан 3375 миллион сум акча кереме алынган.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин сүзләренә караганда, аның төп өлеше терлекчелек тармагына карый. Әмма быел басу-кырлар да югары уңыш белән сөендерде, гектарыннан уртача 30 центнер бөртек җыеп алдык, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

Районда ел буена 98692 тонна сөт савылган, ә бер сыерга бүлеп караганда уртача тулаем савым 8580 килограммны тәшкил итә. Хезмәт алдынгылары көндәлек 293 тонна сөт җитештереп, республикада беренчелекне бирми. Әлбәттә, бу күрсәткечләрдә Вахитов исемендәге, “Урал”, “Восток”, “Рассвет” хуҗалыкларының өлеше зур. Әмма белгечләр фикеренчә, башкаларның да савымны арттырырлык мөмкинлекләре бар, бары тик хезмәтне дөрес итеп оештырырга һәм технологияләрне урынлы кулланырга кирәк.

Кукмара мөгезле эре терлек санын арттыру буенча Мамадыш, Сабадан кала республикада өченче урынны били. Үткән ел барлыгы 14282 бозау алынып, мал саны 32523кә җиткән. Бу - алдагы ел белән чагыштырганда 505 башка күбрәк бозау туган дигән сүз.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев