Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Кукмара районы халкын Яңа ел бәйрәме белән котлый

Кукмара районы башлыгы район халкына нык сәламәтлек, ил һәм күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм озын гомер тели.

«Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары!

Барыгызны да якынлашып килүче 2024 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.

Узып баручы ел махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә тормышыбызга күп кенә авырлыклар, югалтулар алып килде. Әмма шуңа да карамастан халкыбыз тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, тагын бер кат үзенең бердәмлеген исбатлады. Республикада тормышка ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә, социаль объектлар, юллар төзелде, реконструкция эшләре башкарылды. Алдынгы күмәк хуҗалыклар, эре сәнәгать предприятиеләре Кукмара данын еракларга танытсалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Барыбызның да көндәлек хезмәте, тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән: яшәгән төбәгебезне матур, бай, имин итәсебез килә. 

Алда безне зур бәйрәмнәр — 2024 елга аяк басу, Раштуа, Яңа ел каникуллары көтә. Алар һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, зур сөенечләр алып килсен. 2024 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын. Бәйрәмнәр белән, кадерле дуслар!» — диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk