Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев «Безнең ишегалды» һәм «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программалары буенча Кукмарада башкарылучы эшләр белән танышты

Район башлыгы Степан Разин һәм Нур Баян урамнарындагы республика программалары буенча башкарылучы эшләрнең барышын уңай бәяләде.

Район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, хезмәт күрсәтүче һәм идарәче компания җитәкчеләре белән берлектә, Степан Разин урамындагы 83нче йортның ишегалды территориясендә булды. Йортны «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзекләндерәләр.

Сергей Димитриев «Безнең ишегалды» һәм «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программалары буенча Кукмарада башкарылучы эшләр белән танышты

Ремонт белән бәйле кайбер тоткарлыклар булуга карамастан, әлеге йортта бүгенге көндә эш дәвам итә. Өйнең тышы сары, куе сары һәм соры төстәге сайдинг белән җылытылган, подъездлар штукатурланган, керү юлларына плитә түшәлгән.

Сергей Димитриев «Безнең ишегалды» һәм «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программалары буенча Кукмарада башкарылучы эшләр белән танышты

Сергей Димитриев шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән Нур Баян урамындагы 2, 4, 6нчы йортларның ишегалды территориясендә алып барылучы төзекләндерү эшләренең барышы белән дә танышты.

Сергей Димитриев «Безнең ишегалды» һәм «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программалары буенча Кукмарада башкарылучы эшләр белән танышты

Элек монда күп урынны иске, ярымҗимерек хәлдәге сарайлар, мунчалар, тавык-чебеш оялары алып торган, корылмалар янгыннар чыгудан, кешеләр өстенә җимерелүдән дә куркыныч булган. Бүгенге көндә алар барысы да сүтелгән, территория чистартылган.

Сергей Димитриев «Безнең ишегалды» һәм «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программалары буенча Кукмарада башкарылучы эшләр белән танышты

Программа кысаларында биредә кер киптерү, келәм чистарту җайланмалары куелган, тротуарлар ясаганнар, керү юлларын тәртипкә китергәннәр, яктырткычлар урнаштырганнар.
Күчмә киңәшмә барышында район башлыгы шәһәр халкы белән дә аралашты.

«Эскәмияләр, подъездда автомат рәвештә яна-сүнә торган яктырткычлар кую, территорияләрне яшелләндерү кебек үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Әлбәттә, барлык теләкләр дә безнең киләчәк эшебездә исәпкә алыначак. Йорт яны территорияләрендә бүген глобаль үзгәрешләр булу сөендерә. Заманча, яхшы уйланылган ял итү зоналары, балалар һәм спорт мәйданчыклары белән төзекләндерелгән ишегаллары — барысы да халык өчен», — дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Сергей Димитриев «Безнең ишегалды» һәм «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программалары буенча Кукмарада башкарылучы эшләр белән танышты

Гомумән алганда, район башлыгы республика программалары буенча башкарылучы эшләрнең барышын уңай бәяләде. Күрсәтелгән кимчелекләр исә бетереләчәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев