Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Иң зур байлыгыбыз – уртак хезмәт өчен янып-көеп йөргән, намуслы, җаваплы җитәкче кадрлар, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр, диелә котлауда.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Илебез халкын икмәкле, мул табынлы,  җитеш тормышлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Иң зур байлыгыбыз – уртак хезмәт өчен янып-көеп йөргән, намуслы, җаваплы җитәкче кадрлар, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән шөгыльләнүче фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны да елдан-ел арта бара. 

Бәйрәм белән сезне, авыл хезмәтчәннәре! Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, күңел тынычлыгы телим. Башкарган эшегезнең яхшы нәтиҗәләрен генә күрергә язсын», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев