Сергей Димитриев: «8 Март ул - һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм»
Район башлыгы районыбызның барлык хатын-кызларын Халыкара хатын кызлар көне бәйрәме белән котлый.
Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның барлык хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән котлый.
«Безнең хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезгә язның беренче бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне җиткерәм: тазалык-саулык, бәхет, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телим. 8 Март ул - һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм. Бүген без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүче, икътисадыбызны алга алып баручы хезмәт кешесе буларак та хөрмәт итәбез. Сезнең каршыгызда без үзебезне һәрчак бурычлы итеп тоябыз.
Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!» - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев