Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сазтамактан Шаһабиевлар гаиләсен тимеръюлчылар династиясе дияргә була

Аларның гомуми эш стажы 100 елга тула

Тимер юлга якын урнашкан авылларда гомерен шушы өлкәдәге эшкә багышлаган кешеләрне еш очратырга туры килә. Ә менә Сазтамакта яшәүче Шаһабиевлар гаиләсен, хаклы рәвештә, тимеръюлчылар династиясе дияргә мөмкин. Исәпләп карасаң, аларның гомуми эш стажы 100 елга тула. Хуҗабикә Гүзәлия ханымныкы гына да 33 ел икән. 

- Чын күңелдән әйтәм: авыр булса да, хезмәтемне яраттым. Ник китмәдем икән дип, һичкайчан да үкенгәнем булмады, - ди ул. 

Дөрес, мәктәпне тәмамлаганнан соң, биш ел буе Кукмара мех фабрикасына йөреп  эшләгән әле. Аннары, кияүгә чыгып, үз тормышын корганнан соң, якынгарак – тимер юлга урнашкан. Гомер буе шунда хезмәт куйган әнисе Миннедоха апа да кызының ниятен хуплаган. Мөгаен, әтисе Мәхмүт абый да каршы килмәс иде, ул да заманында тимеръюлчы булган бит.

- Кызганыч, әтием яшьли дөнья куйды. Олы апама - сигез яшь, энемә сигез генә ай иде. Әни безне, биш баланы, берьялгызы үстерде, - дип, Гүзәлия ханым яшьле күзләрен сөртеп ала. Күңел кылларына кагылырга теләмичә, мин дә артыгын сорашмаска булдым.

Тимер юлдагы хезмәтен ул монтер булып башлаган. Күз алдына китерегез: берничә хатын-кыздан торган бригада рельслар буйлап тимер арбаны этеп бара. Аның эчендә эш кораллары: ачкыч, чүкеч, авыр чүкеч (кувалда), кискеч (зубило) һәм башкалар. Кайберләрен күтәреп алу өчен генә дә байтак көч кирәк. Шулай итеп, юлларны, шпалларны ремонтлап, ике дистә елдан артык вакыт узган. Күз ачкысыз бураннарда да, коеп яуган яңгыр, ялт-йолт килгән яшен астында да билгеләнгән участок буенча көненә дүртәр чакрым ара үтелгән. Моннан тыш, җәен юл кырыендагы чүпләрне утау, кышларын кар көрәү, пикет баганаларын кардан арындыру дисеңме... Боларның барысы тимер юлларда куркынычсызлыкны саклау өчен башкарылган.

Гүзәлия ханымга юлларны караучы, ягъни обходчик булып эшләргә дә туры килгән. Биш-алты килограммлы  ачкычны күтәргән көе рельсларның тоташкан урыннарын тикшереп йөргән, бушаган болтларны ныгытып борган. Ялгызы гына йөрү куркыткандыр инде, тик бусоравыма каршы ул сер бирмәде.

- Шөкер, каршыма начар ниятле кешеләр чыкмады.  Печән чабучылар, миллек яки җиләк җыючылар гына очрый иде, - диде.

Ә менә четерекле хәлләр булгалаган. 

- Кышкы көн иде. Каршы яктан юлларны кардан чистартып, читкә чәчүче поезд килә иде. Икенче юлга чыгып калырга теләсәм – аннан товар поезды якынлаша. Нишләргә дә белмичә, юлдан читкә сикердем. Баштанаяк кар күмеп китте бит үземне, калынлыгы бер метр тирәсе булгандыр, - дип искә ала ул.  

2006 елда, тимер юлларда хатын-кызлар өчен авыр физик хезмәт чикләнү сәбәпле, Гүзәлия ханым сигнал бирүче булып күчә. Поезд килә, сак булыгыз, дип, юлдагы эшчеләрне рация аша кисәтү була аның бурычы.

Гомере эшкә йөрү белән генә үтмәгән аның: өч бала – эшчән, тәүфыйклы өч егет үстергән. Әйтерсең, әнисенең язмышын кабатлаган ул: яшьли генә тол калып, тормыш йөген үз җилкәсенә салган. Инде лаеклы ялда, маллар, кош-корт  асрап, бакчасында кайнашып, оныклары Әдилә, Айзат, Илинә, Илвина өчен куанып яши. Йорт-җирләре дә яхшы, барлык уңайлыклар булдырылган. Әмма Гүзәлия ханымның көнкүреше һаман да тимер юллар белән бәйле. Ник дисәң, ике улы да шунда эшлиләр. Бу һөнәрләрне үзләре сайладылар, мин киңәш итмәдем,  ди ул. Олысы Васил да тимеръюлчы булган, тик сәламәтлеге какшау сәбәпле, бу эшне калдырырга туры килгән. Ә менә уртанчы улы Илнур Каенсар бригадасында юллар монтеры булып инде 15 ел хезмәт куя. Аның – үз гаиләсе, ә  кечесе Илнар төп йортта яши, ул да, монтер булып, Арча юлында ике ел эшли икән. 

- Көн саен иртәнге сәгать дүртенче яртыда торып, аны эшкә озатып калам. Әни, син миңа кызыгасың бит, үзеңнең дә минем белән барасың киләдер, ди улым. Әйе, кызыгып, сагынып куям эшемне, - дип  елмая әңгәмәдәшем.

фото: Голҗофар Миннеханова, "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X