Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада тәҗрибә уртаклашучы җитәкчеләр Вахитов исемендәге хуҗалыкта булдылар

Алар Вахитов исемендәге хуҗалыкта булып, азык цехының эшчәнлеге белән таныштылар. Кунакларны хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов каршы алды.

 

Саба аграр көллияте базасында сөтчелек буенча бизнес академиясе оештырылды. Анда республика районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре өчен тәҗрибә уртаклашу максатыннан укулар оештырылды. Алар Вахитов исемендәге хуҗалыкта булып, азык цехының эшчәнлеге белән таныштылар. Кунакларны хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов каршы алды.

- Бүгенге көндә хуҗалыкта 2835 савым сыер исәпләнә, көндәлек 84 тонна сөт җитештерәбез. 2021 елга әлеге санны 100 тоннага җиткерүне үзебезгә максат итеп куябыз. Ә бер сыерга савылган тәүлеклек савым 30 литрга туры килә. Моннан берничә ел элек бер сыердан уртача көндәлек 25-26 литр сөт сава идек. Азык цехы эшли башлаганнан соң, күрсәткечләребез күпкә яхшырды: 2,5 килограммга сөт артты. Киләчәктә бер сыердан тәүлеккә 32 литр сөт саварга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Азыкның сыйфаты да әйбәт: элек маллар аны чәчеп, актарып ашасалар, хәзер әрәм-шәрәм итмиләр, - диде ул.

Хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдус Насыйбуллинның сүзләренә караганда, цехта көндәлек рацион нигезендә  250 тонна терлек азыгы хәзерләнә. Аны КамАЗлар белән фермаларга тараталар. Шулай ук азык әзерләү үзәгендә савым сыерлар һәм яшь терлекләр өчен биш төрле катнаш азык җитештерәләр.

- Азык цехы терлекчелек тармагында эшләүчеләр, бигрәк тә зоотехниклар өчен бик уңайлы. Элек азык рационы төзесәк тә, ул тиешенчә мал авызына барып җитми иде. Ә монда компьютер алдаларга бирми: барлык кушылмалар да тиешенчә салына, - диде белгеч.

Биредә “Амкодор” тракторы белән барлык кушылмаларны салып торучы Райнур Сәмигуллин белән дә сөйләштек. Иртәнге сәгать биштә малларга азык керә, шуңа кадәр терлек азыгы әзер булырга тиеш, диде ул. Ә экранда нинди кушылманы күпме саласы икәне күренеп тора икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk