Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рүзәл Тимергалиев: Россия чемпионы исемен алуым көтеп алынган җиңү иде

Аның 57 данә медале, дистәгә якын Кубогы өстәлне бизәп тора. Алар арасында иң кадерлесе, әлбәттә, Россия чемпионы Кубогы.

Бит очларын чокырайтып елмаеп торучы әлеге егет –  Янил авылыннан Рүзәл Тимергалиев. Аңа 18 яшь. Бүгенге көндә ул Россия дәүләт хокук университетының  Казан филиалы көллиятендә 2нче курста  укый.  Рүзәл, көрәш буенча үз яшьтәшләре арасында Татарстан һәм Россия беренчелегендә җиңеп, Россия чемпионы исемен алды.

...Көннәрдән беркөнне Янил урта мәктәбендә белдерү ясыйлар: Вахит авылында татарча көрәш буенча күнегүләр башлана, аңа теләгән һәркем йөри ала. Тренерлары да кем диген әле: Олыяздан данлыклы остаз Илсур Нәҗмиев!  

«Мин ул чакта 6 сыйныфта укый идем. Барыбызны да тигез күреп, кызыксындыра белеп, көрәш дөньясына алып кереп китте Илсур абый. Беренче чирканчыкны  “Ялкын” спортзалында үткән район турнирында алдым. Каушатса да, бирелүемне алай ук авыр кабул итмәгән идем үзе», - ди Рүзәл.

«Ярышлар вакытында келәмдә күз яшьләрен сөрткән көрәшчеләрне күргәләргә туры килә. Чын-чынлап, гарьләнеп елаганың булдымы, Рүзәл?» - дип кызыксынам, сөйләшүне дәвам итеп.   

«Әйе,  2018 елда Актанышта үткән республика турнирында (ул чакта 8 сыйныфта укый идем) финалга чыктым. Ялгышрак атладым да көндәшем тарафыннан “чиста”га отылдым. Бик үк “чиста” да шикелле түгел иде инде ул, әмма хөкемдарга каршы килеп булмый бит. Шунда чишенү бүлмәсенә кереп, күз яшьләрем белән елаган идем. 2019 елда Татарстан беренчелегендә җиңеп чыккач, Россия беренчелегендә өченче урында калдым. Шул вакытта да җиңелү ачысы күңелдә төер булып утырды. Ә быел Россия чемпионы исемен алуым көтеп алынган җиңү иде», - ди ул. 

Рүзәл 80 килограмм авырлыкта көч сынаша. Быел ул беренче тапкыр үзен олылар көрәшендә дә сынап карады, Рүзәлгә ышаныч белдерәләр, һәм ул  район җыелма командасы составында традицион республика турнирына, республика беренчелегенә - Данил Галиев истәлегенә үткән бәйгегә бара. Нәтиҗәдә Рүзәл үз үлчәү авырлыгында икенче урын яулый.

Спорт остасына кандидат булган Рүзәлне алда әле бик күп бәйгеләр, данлыклы турнирлар көтә. Әнә 55 килограмм авырлыкта көрәшеп, Вахиттә җиңеп алган беренче грамотасы янына никадәр бүләкләр өстәлгән. Махсус санадым: 57 данә медале, дистәгә якын Кубогы өстәлне бизәп тора. Алар арасында иң кадерлесе, әлбәттә, Россия чемпионы Кубогы. Болар барысы да – егетнең тырышлыгы, үҗәтлеге, үз-үзенә ышануы нәтиҗәсе. 

Рүзәлне алда көрәш буенча быел үтәчәк дөнья чемпионаты көтә. Тагын бер максаты – көллиятне тәмамлап, югары уку йортында белем алуын дәвам итү. Күңелендә көрәшчеләр, батырлар рухы кайнаган егет аларны да  җиңәр дип ышаныйк.

Татарстанның атказанган тренеры Илсур НӘҖМИЕВ: 

Рүзәл – чын кеше ул, чын мәгънәсендә. Алдашуны белми, гади, кешелекле. Һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Аның белән разведкага барырга була. Башка яшьләр эчеп-тартып йөргәндә, Рүзәл, спорт белән шөгыльләнеп, матур нәтиҗәләр күрсәтә. Аның исеме республикада гына түгел, Россиядә дә танылачак әле.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X