Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Руслан Ходайбиргәнов: «Әтиебез бик кече күңелле иде»

Кукмарада яшәүче Арслан һәм Руслан Руслан Ходайбиргәновлар шушы көннәрдә әтиләрен җирләде. Аларга ярдәм кирәк.

Ходайбиргәновлар гаиләсенә килгән әлеге кайгы турында очраклы рәвештә  интернет челтәреннән укыдым. «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ. Безнең 4нче урта мәктәптә укучы балалар бүген ятим калды. Әниләре күптән ташлап киткән иде, бүген әтиләре үлде. Болай да авыр яшиләр иде, күмәр өчен акчалары җитми. Күпме булса да сәдака бирәсе кеше бәлки булыр. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен. Олы улының номеры Сбербанк картасына беркетелгән.  Руслан исемле. Аңлавыгыз өчен рәхмәт. 89178874475».

Килешәсездер, җаны булган кеше бу юлларны укыгач битараф кала алмас. Күрсәтелгән телефон номеры аша Русланга шалтыратып, аларның Кукмарадагы  Пабло Неруда урамында яшәүләрен белдем.

Иң элек кыскача гына гаилә тарихын язып үтик әле. 54 яшендә вафат булган Бахрам Ходайбиргәнов Үзбәкстан якларыннан Кукмарага моннан 25 ел элек килә. Гаилә кора, ике уллары - Руслан белән Арслан туа. Сәбәбен сорашмадым, кече улы Арсланга 7 яшь вакытта әниләре гаиләне ташлап чыгып китә. Ана хокукларыннан да мәхрүм ителә ул. Бу вакытта Бахрам читтә эшли торган була, һәм балаларга, чын-чынлап ятимлек ачысын татып, берникадәр вакыт балалар йортында да булырга туры килә. Әлбәттә, ир кешегә ике улын берьялгызы үстерү, әти дә, әни дә назын бирү, аякка бастыру авыр булгандыр. Әмма күренеп тора: ул ике улын да дөрес тәрбияли, тәртипле балалар итеп үстерә. Бу турыда Арсланның сыйныфташлары – Альбина Сафина белән Снежанна Ракеевалар да сөйләде.

«Арслан – бик миһербанлы, игелекле егет, - ди алар. - Мәктәптә яхшы укыды, барлык чараларда актив катнашты. Җырлый, бии, үзе җырлар яза. Бокс, футбол белән шөгыльләнә. Әтиләре белән генә яшәсәләр дә, Арслан чиста-пөхтә киенә. Җәй көне эшкә урнашып акча да эшләде».

«Әниләре булмагач, Руслан белән Арслан гел укытучылар, сыйныф җитәкчеләренең күз уңаенда булды, - ди мәктәп укытучылары. -  Әмма җыелышларда әтиләре алар өчен бервакытта да кызарып утырмады. Сыйныфташлары арасында абруйлары зур, дуслары күп. Һәркем белән итагатьле итеп сөйләшәләр. Әтиләренең үлгән хәбәрен ишеткәч, без – укытучылар коллективы да  ничек булса да ярдәм итү өчен акча җыештык».

Интернеттагы хәбәрнең мәктәпкә кагылышлы өлеше  дөреслеккә туры ук  килеп бетми, Русланга хәзер 22 яшь. Ә Арслан быел Кукмара 4нче урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлый. Әле йөзеннән балалыгы да чыгып бетмәгән, чандыр гәүдәле егет әтисе турында бер сүз дә сөйли алмады, күңеле тулды. Шуңа күрә күбрәк Руслан белән аралаштык.

Руслан армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Казандагы автосалоннарның берсендә эшли. Әмма соңгы вакытта дөньяда барган икътисадый кризис аркасында кыскартылуга эләгә. Бүгенге көндә Кукмарада булса да, теләге – тиз арада эшкә урнашу.

«Әтиебез бик кече күңелле иде, чын мәгънәсендә, әни кешене алыштырды. Безне чын ир-егетләр итеп тәрбияләде.  Бервакытта да тавыш күтәреп ачуланганы булмады. Төнлә йөрәге авырта башлагач, “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Машинага яткырыр алдыннан әтинең кулын кыстым, соңгы тапкыр булыр дип кем уйлаган. Ә төштән соң вафат булуын хәбәр иттеләр. Аның китүенә әле ышана да алмыйбыз», - диде Руслан.
Русланга бүгенге көндә яшәр өчен акчагыз бармы, күпме ул, дигән унайсызрак сорау да бирдем. «Санамадым әле, якынча ике ай яшәрлек запас бар», - диде.

Дөресен әйтергә кирәк, газетага үзләре турында язма әзерләргә теләвемне белгәч, Руслан берара югалып та калды. «Кирәкме икән инде, әти риза булып ятармы?» дигән фикер әйтте ул.  Әмма әлегә ул эшсез. Әле бит әтиләренең Коръән ашларын да үткәрәсе бар. Хәрби кеше булырга теләгән Арсланның да киләчәге билгесез. Ә ныклы терәкләре булган  әтиләре бүгенге көндә араларында юк.

Хөрмәтле райондашларым, кайсыбызның кулы җылы? Кемнәр аларга ярдәм кулы сузарга тели? Егетләрнең язмышына битараф кала алмаучылар язма башында әйтеп үткән телефон номеры аша  акча күчерә яки редакциягә мөрәҗәгать итә ала.

Дания СӘМИГУЛЛИНА, Түбән Казаклар авылы:

Бахрам кебек әтиләр бик сирәк. Әни дә бирә алмаган җылыны балаларына өләште. Кызганыч, бик иртә китеп барды. Бу дөньяның барлык авырлыгын йөрәгенә җыйган булган, күрәмсең. Башкаларга ничек булса да ярдәм итәргә тырышты. Үзен генә саклый алмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk