Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Юлламасын эш сәфәре белән Мәскәүдә тыңлый

Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә. Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын да ул шунда тыңлый. Әлеге чара көндезге сәгать уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында була, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Юллама тантанасына килүче 1,3 мең кеше арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре бар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X