Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады

Раштуада дин тотучыларның мәхәббәт һәм мәрхәмәткә, камиллеккә, татулыкка һәм аңлашуга булган көчле омтылышлары, зур өметләре чагылыш таба. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады. 

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне җанга яшәү дәрте, бәрәкәтле көч өсти торган Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. 
Раштуада дин тотучыларның мәхәббәт һәм мәрхәмәткә, камиллеккә, татулыкка һәм аңлашуга булган көчле омтылышлары, зур өметләре чагылыш таба. 

Христос туган көн – төрле буын вәкилләрен берләштерүче, өлкәннәр дә, сабыйлар да бердәй дулкынланып һәм шатланып каршы ала торган ямьле гаилә бәйрәме дә. Ул кешеләр тормышын тылсым һәм ихлас сөенеч белән бизи, бу көннәрдә без ананың баласын өзелеп яратуын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерүче борын-борыннан туплана килгән рухи хәзинәләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аеруча ачык сизәбез. 

Мәгълүм авырлыклар һәм югалтуларга карамастан, узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар. Без хәзерге вакытта Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге гыйбадәтханә дип танылган Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләрен тәмамлап киләбез. Догалар укып, изгелек нуры иңдерү һәм аны ачу тантаналарын быел уздырырга уйлыйбыз. 

Яңа елда дини тормыш шулай ук әһәмиятле вакыйгаларга, зур казанышларга, олы җиңүләргә бай булыр дип ышанам. 
Сезгә Раштуада күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык һәм уңышлар телим!», - диелә котлауда.

 фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X