Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының авыл җирлеге башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Яңа эш автомобильләренә өч авыл җирлеге башлыгы ия булды.

6 ноябрь, Татарстан Конституциясе көнендә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләр өчен конкурсның җиңүчеләрен бүләкләде. Җиңүчеләргә районнар ихтыяҗлары өчен 93 яңа автомобиль — внедорожник, ә шәһәр округларына җиде микроавтобус ачкычы тапшырылды.

Конкурс җиңүчеләре һәм яңа автомобильгә ия булучылар арасында кукмаралылар да бар. Республика җитәкчесеннән яңа автомобиль ачкычларын Күкшел, Байлангар, Село Чура авыл җирлекләре башлыклары алды.

Конкурс муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл, шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында 2010 елдан бирле үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев