Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы аграрийларын рекордлы савым белән котлады

Вахитов исемендәге хуҗалык терлекчеләре тәүлегенә 100 тонна сөт савуга иреште.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Сергей Димитриевка телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Сергей Димитриевич, Вахитов исемендәге хуҗалыкның һәм Кукмара районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Вахитов исемендәге хуҗалык терлекчеләре кооператив тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 100 тонна сөт җитештерүгә иреште. Мин чын күңелдән сезнең барыгызны да хезмәт казанышыгыз белән тәбрик итәм. Бу - хуҗалык коллективының район җитәкчелеге ярдәме белән ирешкән көйле, максатчан, профессиональ һәм хөрмәткә лаеклы эше нәтиҗәсе. Кукмара районында сөт җитештерүдә югары генетик потенциалы булган көтү булдыру Татарстанның барлык сөт терлекчелеген үстерүдә яңа перспективалар ача.

Бигрәк тә хәзерге катлаулы шартларда намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез һәм югары казанышларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

Алга таба да туган җирне яратып, республикабызга тугрылык белән эшләрсез дип ышанам, яңадан-яңа югары нәтиҗәләр, күркәм казанышлар, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим сезгә», - диелә телеграммада.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев