Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Мөбарәкшин: Эш баргач күңелле ул

«Әсәнбаш» җәмгыятенең генераль директоры белән әңгәмә.

- Тукай якташы булган Рөстәм Мидхәт улы данлы Кукмарага нинди юллар аша килеп керде икән?

- Мин электән, Арча районында хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә үк Кукмарага сокланып яши идем. «Урал», Вахитов исемендәге хуҗалыкларның эшчәнлегенә кызыгып, Кукмарага килеп, легендар җитәкчеләре Газинур Хәбибрахманов, Нәфыйк Хөсәиновлар белән бер очрашасым, күрешеп-сөйләшеп аласым килә иде. Алар белән бергә эшләү хыялым да иде. 

Ничектер язмыш шулай китереп куйды: биредәге таныш-белешләр, дуслар «Кукмара» агрофирмасына (хәзерге «Урал» җәмгыяте - авт.)  җитәкче итеп чакырдылар. 2015 елның 7 августында килдем мин анда. Шулай итеп, 35 яшемдә данлы Кукмарага эләктем. 

2016 елда Кәркәүч якларына, ул чактагы «Тукай» хуҗалыгына  (хәзер «Уңыш» җәмгыяте  - авт.) күчтем. Анда баргач та, җыелышка килгән халыкка: «Һәр айның 15 числосында хезмәт хакы түләячәкбез, түли алмасам – китәм», - дидем. Инвесторлар  финанс ягыннан авырлык кичерә башладылар һәм вәгъдәмне үти алмадым, 6 ай эшләгәч киттем. Теләчедәге май заводына директор булып урнаштым. Анда алты ай эшләгәннән соң, 3 ел элек  яңадан бу районга  «Әсәнбаш» хуҗалыгын җитәкләргә чакырдылар.

- Ә иң беренче хезмәт юлыгыз кайда башланды? Ничә ел эшлисез инде?

- Белгечлегем буенча - зоотехник. Хезмәт юлым Арча районының «Байрак» хуҗалыгында  ферма мөдире булып башланды. Шуннан соң баш зоотехник вазыйфасын башкардым, 2013 елда әлеге хуҗалыкка директор итеп билгеләделәр. Авыл хуҗалыгы тармагына килеп кергәнемә 16 ел.  

- Авыл хуҗалыгы булмаса, кайсы өлкәне сайлар идегез? 

- Мәктәптә укыганда ук физкультура укытучысы буласым килгән иде. Арча педагогия көллиятенә укырга да кердем. Безнең «Югары Аты» авыл хуҗалыгы кооперативы директоры, Кукмара районының Кәркәүч авылыннан килгән Илшат абый: «Шушы гәүдәң белән хатын-кыз шикелле укытучы буласыңмени?! Иң яхшысы  - зоотехниклыкка укы», - диде дә кире яңадан Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Зоотехник буласым килмәсә дә, күңел биреп укыдым. Аннан соң техникум белеме белән генә калмыйм, дип, Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамладым. 

- Ә ни өчен нәкъ менә Кукмара районы үзенә тартты? Кайсы ягы белән кызыксындырды ул? Әйтик, күршедәге Әтнә районында данлыклы  «Искра» хуҗалыгы бар, Саба районы да  янәшәдә генә. 

- Арча районы авыл хуҗалыгы буенча бераз арттарак бит инде, ә Кукмара – ничектер заманчарак район ул. Район башлыгы Сергей Димитриев  - яшь, энергиясе ташып тора. Перспектива күренә, алга бару кызык. Минем холкым шундый: бар нәрсә дә тиз булсын. 10-15 елдан соң түгел, хәзер кирәк, бүген кирәк.  

- Туган авыл, гаилә темасына да тукталып үтик әле...

- Бик матур табигатьле, нәкъ Кукмара шикелле тау астында урнашкан Югары Аты авылында үстем. Миңа хәзер 40 яшь. Пычак авылындагы идарә бинасы да Пычак тауларына карап тора бит, тәрәзәгә күз салсам, ул миңа туган ягымны хәтерләтә, яшьлегемне искә төшерә. Мине тәрбиягә алып үстергән әти-әнием вафат инде, алар 1935 елгылар иде, әти үлгәндә - 28, әни вафат булганда 30 яшь тирәсе иде миңа.  Гаиләдә үзем генә. Үзләренеке шикелле итеп, якын итеп үстерделәр. Аларга рәхмәттән һәм хөрмәт итеп искә алудан  башка бер сүзем дә юк. 

Хәзер исә Арча шәһәрендә үз йортыбыз белән яшибез. Раушан улыбызга - 17, кызыбыз Сөмбелгә - 13 яшь. Хатыным Илсөя Арча педогогия көллиятендә пешекче булып эшли. 

- Арчага көн саен кайтып йөрисез. Көнгә ничә чакрым юл үтәсез икән? 

-  100 чакрым киләм, 100не кире кайтам. Район, хуҗалык эчендә тагын күпме йөрергә туры килә. Бер көнгә якынча 500-600 чакрымга җыеладыр. 

- Усал кебек күренәсез, сирәк елмаясыз. Холкыгыз шундыймы, әллә бу «битлек»  артында бөтенләй башка төрле Рөстәмме ул? 

- Күп сөйләшергә яратмыйм. Артык сүз кирәкмидер дип уйлыйм. Үземне усалдыр дип тә әйтмәс идем. Кешегә эшләгән эше характеристика бирә торгандыр инде. Хезмәтен яхшы итеп, җиренә җиткереп башкаручыны, мине якын итүчене мин дә якын итәм. Начарлыкка  начарлык белән җавап биргән юк. 

- Эш сәгатегез ничәдә башлана сезнең? 

- 31 декабрьме ул, 1 гыйнвармы - көн саен 3.30да йокыдан торам. Иртәнге сәгать 5тә инде мин Кукмарада булам. Иң элек көн саен фермаларга керәм. Элек бөтен фермада (алар «Заря» бүлекчәсендә - 12, «Алга» белән «Виль Кужым»да  - 5әр) булам. Димәк, көн саен 22 ферманы әйләнеп чыга идем. Хәзер атнага бер бүлекчәне карап, тикшереп алам. Иртә белән мин бөтен нәрсәдән хәбәрдар инде. Кайбер  торак эчләренә кермәсәм дә, ферма территориясендә үк бар нәрсәне белеп торам.  Арчага кичке сәгать 6-7ләрдә кузгалам. Урак чорында күп чакта Кукмарада калам. Аллага шөкер, гаиләмә дә вакыт табам, балалар үскәнен дә күрәм. Ул яктан тыныч мин. Гаиләңдә тылың нык түгел икән, бу хезмәттә эшләп тә булмыйдыр ул. 

- Хәзерге заман хатын-кызы эшлекле: бизнесын алып бара, машина йөртә, сәясәт белән шөгыльләнә. Сезнеңчә, хатын-кыз нинди булырга тиеш ул? 

- Хатын-кыз машина да йөртсен, бизнесын да алып барсын, әмма ул назлы, иркә, йомшак булырга, яраттыра белергә, үзенә тартып торырга, йомшак күңелле, йорт җанлы булырга тиеш. Үземнең гаиләмнән чыгып әйтәм: ашарга әзер, кием юылган. Хатыным көн саен иртән минем белән бергә торып, ашатып-эчертеп, озатып җибәрә, кайткач, колач җәеп елмаеп каршы ала. Кыскасы, өйгә кайткач, бар мәшәкатьләреңне онытып ял итәсең.

- Үзегез турында биш факт әйтегез әле. 

- Юмарт. Эштән курыккан юк, яратып эшлим. Табигатьне, аеруча җәйне яратам. Чөнки анда  -  матурлык, яшеллек. Җәнлек-җанварларны кызганганлыктан балык тотарга, ауга йөрергә яратмыйм. Спортны үз итәм. 

- Әйе, төз гәүдәле булуыгыз спорт белән янәшә атлавыгызны күрсәтеп тора. Спортның нинди төре белән шөгыльләндегез? Хәзер дә вакыт каламы?

- Рәхмәт. Әйе, 10 ел көрәштем мин. Спорт буенча титулларым юк, 8 ел Арча районы авыллары Сабантуйларында абсолют батыр калдым. Яшьрәк чакта бодибилдинг белән дә шөгыльләндем. Хәзер берни эшләмим дип әйтсәм дә була, әмма көн саен 50 тапкыр идәннән этеләм һәм 50 тапкыр чүгәләп алам. 

- Гафу үтенә беләсезме?

-  Әйе, мин гел гафу үтенәм. Сөйләшмичә, ачу саклап йөргәнем юк. Дусларым, яки тормыш иптәшем гаеплеме, яисә үземме - иң беренче булып эндәшәм.

- Халык нинди сорау-лар белән килә Пычак   тауларына карап торган «кәнсәләр»гә?

- Үзебезнең эшчеләр зур суммада финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр. Кемнеңдер баласы тормышка чыга, өйләнә, икенчесенең каралты-курасын төзекләндерәсе бар, өченчесе машина алырга ниятли. Берсен дә «Банктан кредит алыгыз», - дип әйтеп, кире борып чыгарган юк инде. Көчтән килгәнчә булышырга тырышабыз. Хезмәт хакы вакытында бирелгәч, бу сумманы аннан ай саен берникадәр киметеп барабыз. Чөнки һәркемнең яхшы яшисе килгәнен, газга-утка түлисе барлыгын беләбез. Терлек азыгы сораучылар да бар. 

- Соңгы елларда районыбыз авыл хуҗалыгы тармагы буенча гел күтәрелештә, яңалыклар кертүдә. Җитәкчеләрне укыту, өйрәтү сезнең өчен җитеп бетәме? 

- Ай саен районның төрле хуҗалыкларында үтә торган  семинарлар – безнең өчен укыту бит инде ул. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиевлар күп  беләләр. Кукмара районына әллә каян чит кеше кирәктер дип уйламыйм. Кыскасы, Кукмараның үзендә укыту, укытучылар  җитәрлек, барысы да әйбәт.  Шушы булганын аңлап, сеңдереп  бара алсак бик яхшы. Әнә «Вахитов» исемендәге, «Урал», «Восток» хуҗалыкларында  никадәр яңа технологияләр, яңа алымнар кертелә. Башкалардан калышып булмый бит инде, үзебезгә кайткач куллану өчен, семинарларда һәрбернәрсәне сеңдереп барабыз. Әмма хуҗалыкларда  белгечләр җитми. 

- Җитәкче буларак, алда санап үткән хуҗалыклардан көнләшү хисе бармы? 

- Юк, көнләшмим. Чөнки әлеге хуҗалыклар мегафермалар төзегәнче, «Әсәнбаш» белән бер дәрәҗәдә бара иде. Алар заманча комплекслы булгач, тагын да югарыга менеп китте. Быел үзебезнең дә Березнякта 400 башка мегаферма төзергә исәп бар. Бүгенге көндә аның проектын эшлиләр, төзелеш компанияләре арасында тендер уздырабыз. 

- Нәрсәдән куркасыз, нәрсә борчый сезне? Тормышыгыздан канәгатьме? 

- Бернәрсә дә борчымый, Аллага шөкер. Хуҗалыгыбызда бар да тәртип, бөтен нәрсә җитәрлек. Бүгенге көндә көн саен 36 тонна сөт савабыз. Хезмәт хакы вакытында бирелә, эш бара. Эш баргач күңелле ул. Мин шул хуҗалык өчен генә борчылам инде, калганы өчен күңел тыныч. Бүгенге тормышымнан канәгать, Аллага шөкер. Күз тия күрмәсен.  

 - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk