Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үрәсбаш рационализаторлары нәрсә тәкъдим итә?

“Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар-киңәшмә үткәрелгән саен бу юлы нинди яңалык күрсәтерләр икән, дигән уй килә. Алар терлекчелек тармагы өчен кирәкле җиһазларны сатып алмый, ә үзләре ясый бит.

Үткән ел “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында 101 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелгән, аннан 93 миллион сумнан артык керем алынган. Соңгы вакытта сөт җитештерү артса да, аның бәяләре түбән төшү сәбәпле,  үткән елның шушы ае белән чагыштырганда хуҗалык казнасына акча 20 процентка азрак кергән.

Әмма үрәсбашлылар акча эшләүнең башка ысулларын да эзли. Алар борай ярмасын да эшкәртәләр, аннан токмач ясыйлар, авыл хуҗалыгында кирәкле булган төрле җиһазлар җитештереп саталар. Үткән ел гыйнвар-февраль айларында эксперименталь цехта 370 мең сумлык әйбер ясаган булсалар, быел алар ике ай эчендә 1885 мең сумлык терлекчелек җиһазы җитештергәннәр. Сөт таксие, угыз сөтен җебетү, бозауларны эчертү өчен күчмә җайланмалар ясауларын белә идек инде. Инде күп хуҗалыклар, аларны сатып алып, үзләрендә кулланалар да. Бу юлы исә тагын бер яңалык күрсәтеп, күпләрнең игътибарын җәлеп иттеләр. Термос формасында ясалган 130 литрлы су багы салкын көннәрдә дә бозауларны җылы су белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Бер абзардан икенчесенә күчереп йөртергә дә уңайлы, электр энергиясен дә күп тотмый, диделәр.

Хуҗалык җитәкчесе бозауларны тәрбияләүдәге уңышларын да билгеләп үтте. Элек бозауларга сөтне алыштыручы азык (зцм) бирелсә, хәзер тулаем сөт эчертүгә күчкәннәр. “Аның нәтиҗәсе дә күренә, бозаулардан тәүлеклек артым алу тиешле нормаларга көйләнеп килә, - диде хуҗалык җитәкчесе Валерий Тимофеев. - Яшерен-батырын түгел, берничә ел элек тәүлеклек артым 570 граммга җитсә, куана идек. Хәзер исә бурычлар күпкә югары. Аңа ирешү өчен, барлык белгеч хезмәткәрләренең бердәм тырышып эшләве кирәк”.

Ветеринария белгечләренең киңәше белән малларны салкын метод белән асрауга күчкәннәр. Хәзерге вакытта биредә таш биналарда кечкенә бозаулар калмаган, аларны агачтан төзелгән абзарларга күчереп бетергәннәр. Моның өчен яңа мал торакларына ихтыяҗ туган. Соңгы елларда өч абзар төзелеп, берсе үзгәртеп корылган.

- Үткән ел хуҗалыкта барлыгы 11234 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. 100 сыерга исәпләнгән ике абзар капиталь ремонтланды, бозауларны салкын метод белән асрау өчен бер мал торагы, борай ярмасын эшкәртү өчен цех төзелде, - диде хуҗалык җитәкчесе. – Әлбәттә, авырлыклар да юк түгел, 240 малга исәпләнгән торак төзелеше төгәлләнми калды. Ул эшне үзебезнең көч белән башкарып чыгарбыз дип уйлаган идек, әмма сөт бәяләренең түбән тәгәрәве, шуңа бәйле килеп туган матди кыенлыклар аркасында, кредитлардан да файдаланмыйча булмас дип уйлыйбыз. Быел бу эшләр дәвам итәчәк, аңа өстәп азык цехы, силос-сенаж траншеясы төзү һәм агымдагы ремонт эшләре дә башкарылачак.

“Үрәсбаш”та маллар утарларга чыгарылган иде. “Кыш буе саф һавада булдылар, - диде бозау караучы Елизавета апа Муртазова. – Элек йөз бозауны ике, өч кеше караса, хәзер ике терлекчегә 150-160 бозау туры килә. Терлек азыгы да миксер ярдәмендә кертелә. Эшебездән канәгать, хезмәтеңне яратып башкарсаң, бер авырлыгы да сизелми ул”.

Әлбәттә, әле бу чик түгел, әнә Вахитов исемендәге хуҗалыкта, мәсәлән, бер кешегә ике йөз тирәсе бозау туры килә икән. Алдынгы хуҗалыкларның эш алымнарын өйрәнергә, кулланырга кирәк.

Элек хуҗалыкның һәр бүлекчәсендә ашлык склады булган, ә хәзер аны Үрәсбаш авылында гына калдырганнар. Бу бер яктан эшне оптимальләштерергә булышса, икенче яктан тәртип барлыкка килгән, бар эш исәп белән алып барыла, диделәр. Бүгенге көндә складта дүрт кеше эшли. Склад мөдире Егор абый Богданов белән дә сөйләштек. Ул биредә дүрт ел хезмәт куя икән.

- Хуҗалыкта маллар группаларга бүленгән, продуктлылыгына карап, аларның һәрберсенә аерым азык рационы төзелгән, ул һәрвакыт яңартылып тора. Терлек азыгының составын баету, сыйфатлырак итү өчен уннан артык катнашма кушыла, барысын да төгәл үлчибез, тиешле дәрәҗәдә болгатабыз. Көн саен складтан ундүрт миксер терлек азыгы ясап озатыла, - дип аңлатты Егор абый.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев