Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үрәсбаштан Михайловлар: Конституциягә үзгәрешләр гражданнарның хокукын якларга мөмкинлек тудыра

Анастасия Григорьевна белән Николай Михайлович өйдә тавыш бирергә теләк белдергәннәр.

Үрәсбаш авылындагы 1703нче тавыш бирү участогы «Чулпан» балалар бакчасында урнашкан. Исемлектә 300гә якын тавыш бирүче исәпләнә. Бу турыда участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ольга Петухова хәбәр итте.

«Иң үзәктә, әлбәттә, сайлаучыларның иминлеге, сәламәтлеге. Шуның өчен сайлау участогы бинасының ишек төбенә дезинфекция келәмнәре куелды. Һәр тавыш бирүчегә перчатка, битлек, авторучкалар бирелә, тән темературалары үлчәнә, теләгән кеше кулларын дезинфекцияли ала», - ди участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.

Петухова сүзләренә караганда, бүгенге көнгә участокта 100дән артык үрәсбашлы үз тавышын өйдә бирү турында хәбәр иткән.

«Өйдә тавыш бирүчеләр янына барганда герметик пакетка битлек, перчатка, авторучка, дезинфекцияли торган салфетка, конверт, бюллетень, бланк алу өчен гариза формасы салабыз. Комиссия вәкиле күрсәтелгән вакытта тиешле адрес буенча бара. Барлык куркынычсызлык таләпләре дә үтәлә», - дип өстәде Ольга Петухова.

Үрәсбаш авылында яшәүче Анастасия һәм Николай Михайловлар бу юлы участокка бармыйча, өйдә генә тавыш бирергә булганнар.

«Комиссия вәкилләре өйгә үзләре килде. Конституциядәге үзгәреш-төзәтмәләр өчен бюллетеньгә үз фикеребезне белдереп, тамга куйдык. Дөньялар имин булсын, сугышлар күрергә язмасын иде. Үзгәрешләр алар, әлбәттә, булырга тиеш. Әмма аларда гади халыкның мәнфәгатьләре яклануын телибез», - ди Михайловлар.

Әгәр сезгә өегездә сайлау уңайлы икән, моны 1 июль кичке сәгать бишкә кадәр башкарырга мөмкин.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk