Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр артты

Татарстан Республикасында 82 мең пенсионерның, шул исәптән 79 мең социаль пенсия алучыларның пенсияләре арта.

1 апрельдән дәүләт пенсия тәэмин ителешендәге, шул исәптән социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла, бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.

Татарстан Республикасында 82 мең пенсионерның, шул исәптән 79 мең социаль пенсия алучыларның пенсияләре арта. Пенсия арту шулай ук Дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсия алучыларга – хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнүче гражданнарга, Чернобыльдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булмаган балаларына да кагыла.

Социаль пенсия алучылар да апрельдә арткан пенсия алачак. Картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган гражданнар, туендыручысын югалтучылар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә булмаган балалар әлеге категориягә карыйлар. 

«Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына кагыла. Ә инде картлык буенча социаль пенсия алучыларны рәсми рәвештә эшләү факты индексацияләүдән генә түгел, пенсиясеннән тулысынча мәхрүм итә. Пенсионер эшләгән чорда пенсия вакытлыча туктатылып тора», - ди Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. 

Белешмә өчен телефон - 074.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk