Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Президентын сайлау көнендә Кукмарада төрле чаралар үткәреләчәк

18 март – Россия Президентын сайлау көнендә Кукмара шәһәрендә үткәреләчәк чараларның программасы

1. 10.00-13.00 сәгатьләрдә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда “Кышны озату” бәйрәме:

10.00-10.20 сәгатьләрдә район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Кем кышка каршы?” театраль күренеше;

10.20-10.25 сәгатьләрдә карачкы яндыру;

10.25-13.00 сәгатьләрдә

- район Мәдәният йорты оештырган зур концерт программасы (район Мәдәният йортының “Калинка”, “ЭВВА”, “Мечтатели”, “Глория” вокал ансамбльләре һәм аерым җырчылар катнаша);

- Чыгышлар арасында сәхнә янында  төрле уен-конкурслар була: күзне бәйләгән килеш йөгерү, бер аякка чаңгы киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, бәйләнгән аяклар белән парлашып йөгерү, итекне ераклыкка ату, викториналар;

10.30-13.00 сәгатьләрдә спорт ярышлары:

- гер күтәрү;

- армспорт;

- скакалкада сикерү.

Балалар өчен уен мәйданчыгы, сәүдә нокталары оештырыла.

 

2. “Кукмара” чаңгы базасында:

10.00-13.00 сәгатьләрдә балалар арасында шәхси беренчелеккә чаңгы ярышы;

13.00-20.00 сәгатьләрдә чаңгыда күмәк шуу.

 

3. “Тау чаңгысы” базасында

11.00-17.00 сәгатьләрдә тау чаңгысында күмәк шуу;

9.00-21.00 сәгатьләрдә тюбинг трассасыннан шуу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk