Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ромашка" челтәр-штора сәүдә ноктасы матурлык тудырырга ярдәм итә

“Ратмир”ның беренче катында урнашкан “Ромашка” сәүдә ноктасына да кереп чыгыгыз әле – үкенмәссез!

Челтәр-шторалар сатыла торган сәүдә ноктасы - гүзәл затлар иң яратып йөри торган урыннарның берседер ул, мөгаен. Берәр көнне вакыт табып, шәһәрнең нәкъ үзәгендә, “Ратмир”ның беренче катында урнашкан “Ромашка” сәүдә ноктасына да кереп чыгыгыз әле – үкенмәссез!

Район халкын һәм шәһәребез кунакларын берсеннән-берсе затлы, кабатланмас купшы бизәкләр белән чигелгән челтәрләр, күз явын алырлык тукымалардан эшләнгән шторалар, зәвыклы фурнитуралар белән сөендерүче “Ромашка” сәүдә ноктасыннан беркайчан кеше өзелми. Башкача мөмкин дә түгел: гүзәл затларның, уңган хуҗабикәләрнең хыялын чынга ашыручы бит алар! Шуны да искәртеп узыйк: сәүдә ноктасының мәйданы зурайтылганлыктан, хәзер биредә ашыкмыйча гына, иркенләп карап йөрергә һәм үзең теләгәнне сайлап алырга була.

Сату өлкәсендә шактый зур тәҗрибәсе булган Рима Прокофьева да күпләргә таныш. Һәрчак ачык йөзле, тәмле телле ул. Сатып алучыларга тиз арада үзенең киңәшләрен дә бирә, ничә метр үлчәмдә алыйм икән, дип икеләнеп торучыларга исәпләргә дә ярдәм итә.

- Аш-су бүлмәсен бераз төзекләндереп, яңа обойлар ябыштырган идек. Форсаттан файдаланып, челтәрне дә алыштырырга булдык, - ди Кукмарадан Рәйсә ханым Нәкыйпова. – Безгә челтәр һәм штораны берләштереп ясалган комплект тәкъдим иттеләр. Бик ошады, кайткач, бераз үтүкләп алдык та элеп куйдык. Тәрәзәгә күз төшкән саен карап сокланам үзенә, рәхмәтем чиксез.

Хәзер күп кешенең өе мәһабәт зур, димәк, челтәрне дә шактый үлчәмдә алырга туры килә. Әйтик, берәүләргә 1 метрлы кыска гына челтәр кирәк булса, икенчеләрнеке 30-35 метрга чыга. Аны кисеп-тегү, ян-якларын бөкләүне үзең генә башкарып чыгу, әлбәттә, мөмкин түгел. Кибет хезмәткәрләре бу турыда да уйлаганнар: сатып алганның икенче көнендә үк үзләре эшләп бирәләр һәм сезгә хәбәр итәләр. Алып кайтып эләсе һәм матурлыкка хозурланасы гына кала. Шулай ук биредә өйләргә барып заказлар алу мөмкинлеге дә бар.

Марат ӘХМӘТҖАНОВ, кибет хуҗасы, шәхси эшмәкәр:

Сатып алучылардан рәхмәт сүзләре, уңай бәяләмәләр ишетүдән дә рәхәте юк. Бездә, чыннан да, ассортимент бик зур. Күбесенчә Төркиядә җитештерелгән товарларга өстенлек бирәбез, һәрчак яңартып, заманга яраклаштырылган төрләрен алып кайтып торабыз. Челтәр-штораларның сыйфатлары яхшы, бәяләре кулай: метры 100 сумнан башлана. Һәр кешегә шәхсән якын килеп эшлибез, матурлык эчендә югалып калганнарга үз үлчәмнәренә туры килгәнен сайларга ярдәм итәбез. Ташламалар, процентсыз, банклардан башка гына кичектереп түләү* мөмкинлеге, кредит рәсмиләштерү** – боларның һәммәсен дә тәкъдим итәбез. Тиздән барыбыз да көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме җитә. Бәйрәм уңаеннан сатып алучыларга бүләкләр*** дә тапшырачакбыз.

“Ромашка” сәүдә ноктасының адресы:

Кукмара шәһәре, “Ратмир” сәүдә үзәге, 1нче кат.

Эш вакыты: көн саен сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр, төшке ялсыз.

Белешмәләр өчен телефоннар: 89372802108, 89046724846.

*Ташламаларны, кичектереп түләүне (6 айга кадәр) ИП Әхмәтҗанов Марат Габделхәевич тәкъдим итә. 13.12.2019-31.12.2019. Тулырак мәгълүмат сатучыларда. ОГРНИП 314167527200053.

**Кредитны ООО «Хоум Кредит энд Финанс Банк», Генеральная лицензия №316 Банка России от 15.03.2012; КБ «Ренессанс Кредит» (ООО), лицензии Банка России №3354; ПАО «Почта Банк», лицензия ЦБ РФ №650 от 25.03.2016 банклары рәсмиләштерә.

***Бүләкләр саны чикләнгән. Тулырак мәгълүмат сатучыларда. Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X