Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

РКБ табиблары 2018 елда бот сөяге муентыгы сынган 10 кешене аякка бастырган

Күптән түгел генә Казанда бот муентыгы сыну үлем карарына тигезләнә иде.

Республика клиник хастаханәсе табиблары 2018 елда бот сөяге муентыгы сынган өлкән яшьтәге ун кешегә операция ясаганнар һәм аякка бастырганнар. Бу хакта “Татар-информ”га РКБ 1нче травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифуллин сөйләде.

“Бу яшьтәге авыруларга мондый сынулар булган чакта иң мөһиме – вакытында операция ясау. Озакка сузу сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә безнең хастаханәдә медицина ярдәме тулы күләмдә һәм тәүлек дәвамында күрсәтелә”, - дип аңлатты белгеч.

Мисал өчен, 2018 елның 1 гыйнварында РКБ табиблары 101 яшьлек Шәфыйк Мөстәкыймовның буынын алыштырганнар.

“Аны Травмүзәккә 31 декабрь көнне алып килделәр. Бераз әзерлектән соң, без аңа 1 гыйнвар көнне операция ясадык – оча-бот сөяге буынына эндопротез куйдык. Икенче көнне пациент караватка утырып тора башлады, ә өченче көнне – әкренләп кенә йөри башлады”, - дип сөйләде Гамил Гарифуллин.

Бүлек мөдире сүзләренә, бөт сөяге муентыгы сынган өлкән яшьтәге кешеләрнең 70 проценты, операция ясатмыйча беренче елда үк вафат була.

“Бу яшьтә бөт сөяге муентыгы беркайчан да кире ялганмый дияргә була. Шуңа күрә, буын тулысынча хәрәкәтләнсен өчен, аны металл протезга алыштырыга кирәк. Мондый очракта кеше беренче көннән үк йөри алачак”, - дип өстәде белгеч.

2015 елда РКБга катлауы сыну белән алты өлкән яшьтәге кеше эләгә, 2016 елда – 10, 2017дә – 15. Табиблар белдерүенчә, элек мондый имгәнүләрдән соң өлкән яшьтәге кешеләрнең тулы тормыш белән яшәү шансы булмаган диярлек.

“Татар-информ”, Валерия Белова

Фото: пресс-служба РКБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев