Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ришат Шакиров: Мин һәрвакыт дәүләтнең һәм халыкның ачык диалогы яклы

Узып киткән елда үзләренең хокуклары торгызылуын сорап, район прокуратурасына 538 кеше мөрәҗәгать итте.


Безнең өчен яңа елның башлануы балалар һәм хәтта өлкәннәр дә көтеп ала торган бәйрәмнәр белән генә түгел, тагын бер мөһим вакыйга белән бәйле: 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Россия прокуратурасы оештыру турында указ чыгара, һәм шул көннән бирле инде өч гасырга якын вакыт дәвамында прокуратура, җаваплы миссия үтәп, гражданнарның хокукларын саклау, гаделлек урнаштыру сагында тора.

Күп еллар дәвамында районыбыз прокуратурасы төбәгебездә законлылыкның тотрыклы саклануын тәэмин итә. Шулай да узган ел алдагы ел белән чагыштырганда җинаятьчелекнең бер процентка (292дән 295 җинаятькә) артуы күзәтелде. Узган ел без социаль, икътисадый, җинаять суд производствосы һәм башка сфераларда закон бозуның 600дән артык очрагын кисәттек. Ә аларның бит һәркайсында аерым кешеләр язмышы тора.

Гражданнарның үз мәнфәгатьләрен яклап безгә мөрәҗәгать итүләре халыкның район прокуратурасына ышанычлары, анда көч һәм ярдәм күрүләре турында сөйли. Узып киткән елда үзләренең хокуклары торгызылуын сорап, 538 кеше мөрәҗәгать итте. Без киләчәктә дә халыкның югары дәрәҗәдә ышанычын саклап калу өчен тырышачакбыз. 

Ә хәзер мин узган елда нинди проблемаларны хәл итүебез белән таныштырып үтәм. Әлбәттә, халыкны иң борчыган мәсьәлә – кайбер җавапсыз эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт хакларының вакытында түләнмәве. Прокуратура күргән чаралар нәтиҗәсендә, предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләренә 3 миллион сумлык хезмәт хакы түләде. Алты җитәкче, нигездә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәгеләр, хезмәткә вакытында түләмәгәннәре өчен безнең инициатива белән штрафка тартылды. 

Без социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның, аеруча өлкәннәрнең хокуклары яклануына зур игътибар бирәбез. Әйтик, 92 яшьлек, икенче төркем инвалид пенсионер өендә зәңгәр ягулык бирүләрен туктатканнары өчен безгә мөрәҗәгать итте. Әлеге гамәл өлкән кешенең 7 мең сумга якын әҗәте барлыгына нигезләнеп башкарылган була. Язмача гариза җирле полиция бүлегенә җибәрелде, анда законның “Башбаштаклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Алга таба өйгә газ бирелде. Ягулык сезоны башлану алдыннан ялгыз яшәүче пенсионерның җылылыктан мәхрүм ителүе мине аеруча тетрәндергән иде ул вакытта. 

Эшчәнлекнең бездән аеруча игътибар таләп итә торган башка юнәлешләре дә бар. Шуларның берсе – урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләренең хокукларын яклау, уңай инвестиция климаты урнаштыру. Узган ел бу өлкәдә 30 закон бозу очрагы ачыкланды. 

Тагын шуны әйтәсе килә: мин һәрвакыт дәүләтнең һәм халыкның ачык диалогы яклы. Районыбызның һәр кешесе прокуратурага да, һәр оешмага да җиңел генә мөрәҗәгать итә алсын һәм анда яклау табуына ышансын иде. Моның өчен берничә мөмкинлек тудырылган. Беренчедән, kuk.prok@tatar.ru электрон адресы белән бизнесменнарның шәхси хәбәрләрен кабул итү оештырылган, мин аларны шәхсән үзем карап барам һәм һәр хәбәр буенча эш алып барылуга контрольлек итәм. Икенчедән, прокуратура сайтында интернет-кабул итү эшли. www.kukprok.com адресына кереп, үзегезнең хокукларыгыз бозылу турында хәбәр итә аласыз. Өченчедән, Инстаграм социаль челтәрендә минем аккаунт булдырылган (rishat_shakirov), анда да үзегезне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, һәр айның беренче сишәмбесендә халыкны кабул итәм. Шулай ук 8(84364) 2-85-22 телефоны аша да шалтыратырга була, мин гражданнарга җайлы булган һәр канал аша аралашырга әзермен.

Узып киткән ел катлаулы булса да, прокуратура хезмәткәрләренең тырышлыгы, эчке эшләр бүлеге, суд, тикшерү комитеты һәм башка хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, хезмәтебездә югары күрсәткечләргә ирешә алдык.
Яңа елда коллегаларыма һәм кукмаралыларга уңышлар, иминлек, тыныч тормыш һәм, әлбәттә, нык сәламәтлек телим.

Ришат ШАКИРОВ, 
Кукмара районы прокуроры

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk