Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр

Әлегә кадәр җәмәгать туклануы йортлары 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгать туклануы биналарына 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк диде, дип яза «Татар-информ».

«Бүген шимбә киңәшмәсендә Республика Президенты җәмәгать туклану йортларына карата кабул ителгән карарны җиткерде. Рестораннарга 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк», - диде Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Шулай ук Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Президент җаваплы органнарга туклану йортларының эш вакытын озайту мәсьәләсен анализларга һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушты, дип өстәде.

 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk