Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

Онлайн Сабантуй 2нче июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Коронавирус таралу сәбәпле, быел Сабантуй бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Социаль челтәрләрдә постлар #Сабантуй2020 хештегы белән чыгачак.

Онлайн Сабан туе программасы:

2 июль:

1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;

2.Татар халык бәйрәме «Сабантуй»га ярдәм йөзеннән флешмоб.

Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:

#Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында постлар)

#АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)

#Уеннар (традицион рәвештә бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)

#Йолалар (сезнең җирлектә үткән Сабантуйдагы традицион йолалар)

#тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)

Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.

3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн конкурсы #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында .

3 июль:

«KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;

#БиеСабантуй челленджы;

«Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;

Татар халкының традицион уеннары;

«Ат бизәү» мастер-классы;

«Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;

Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;

Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

«Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;

Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.

4 июль:

08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;

Яшьләр онлайн-фестивале.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk