Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика үсешенә районыбыз да саллы өлеш кертә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республиканың үсешен һәм тотрыклылыгын тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан әһәмиятле социаль-икътисадый күрсәткечләр лидеры позициясен ныгытты, биредә эре инновацион проектлар тормышка ашырыла. Төбәк башкарма власть органнарының 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Татарстан бишенче тапкыр беренче урынны яулады. Әлеге рейтинг нәтиҗәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең агымдагы елның...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республиканың үсешен һәм тотрыклылыгын тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан әһәмиятле социаль-икътисадый күрсәткечләр лидеры позициясен ныгытты, биредә эре инновацион проектлар тормышка ашырыла.

Төбәк башкарма власть органнарының 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Татарстан бишенче тапкыр беренче урынны яулады. Әлеге рейтинг нәтиҗәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең агымдагы елның 7 маенда үткәрелгән утырышында игълан ителде. Төбәк икътисадында һәм социаль сферада үсеш динамикасы, шулай ук халыкның башкарма власть органнары эшчәнлеген бәяләве нәтиҗәлелекне билгеләүдә төп критерий булып тора. Бәя соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча куелган. Шулай итеп, Татарстанда югары күрсәткечләр генә сакланып калмый, барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча үсеш тә күзәтелә.

Республика үсешенә районыбыз да саллы өлеш кертә. Металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы кебек эре коллективлар, Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары, "Әсәнбаш" агрофирмасы кебек алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, төзелеш оешмалары, эшмәкәрләр товар җитештерү, халыкка хезмәт күрсәтү, яшәү сыйфатын яхшырту буенча нәтиҗәле эшлиләр. Узган ел, мәсәлән, районда 7 миллиард 600 миллион сумлык тулай продукция җитештерелде, бу 2013 елга карата 105 процент тәшкил итте.

Районда товар күләмен үстерү буенча иң зур резерв авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Узган ел бу тармактан 2 миллиард сумнан күбрәк керем алынды. Мөгезле эре терлекләр саны 1194кә, сөт җитештерү 12 процентка артты. Әмма гомуми табышның 65 процентын Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары кертә.

-Агрофирмалар шушы хуҗалыклар дәрәҗәсенең яртысына гына ирешсәләр дә, керем бермә-бер югарырак булыр иде, - дип, юкка гына әйтми район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Әлеге хуҗалыкларда сафка бастырылучы мега-фермалар терлекләр санын, продукция җитештерүне арттыруга зур этәргеч бирәчәк. Моннан тыш, шәхси хуҗалыкларда да ит-сөт җитештерү, бәрәңге, яшелчәчелек белән шөгыльләнү авыл халкы өчен табыш чыганагы булып тора. Бу уңайдан Зур Сәрдек авыл җирлегенең уңай тәҗрибәсен үрнәк итеп куярга мөмкин.

-Узган ел безнең җирлектә шәхси хуҗалыкларда суган һәм башка яшелчәләр үстерү, ит һәм сөт сату, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән 556 миллион сумлык керем алынды, бу бер хуҗалыкка 561 мең сум туры килә, - ди җирлек башлыгы Миннефәрт Фәттахов.

Районыбыз халкы бик актив, үз эшчәнлекләрен җайга салган, яңа эш урыннары булдырган кече һәм урта бизнес вәкилләренең саны елдан-ел арта бара. Тулаем территориаль продуктта аларның өлеше 19 процент тәшкил итә. Бу - 1,4 миллард сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән дигән сүз. Районыбызда төзеләчәк промпарк һәм сәнәгать мәйданчыклары да бизнесны үстерү, яңа җитештерү объектлары ачу өчен уңай шартлар тудырачак һәм халыкны өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәчәк.

Район социаль-икътисадый үсешенең үзәк бурычы һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп индикаторы, әлбәттә, халыкның яшәү сыйфаты дәрәҗәсен күтәрү. Ә аның мөһим күрсәткече - халыкның акча керемнәре. 2014 елда бер кешегә исәпләгәндә айлык керем 11 мең 282 сум тәшкил итсә, бер ел эчендә ул 916 сумга арткан. Әмма бу юнәлештә республика күрсәткеченә якынлашу өчен әле нык тырышырга кирәк.

Республикада тормышка ашырылучы төрле дәүләт программалары да урыннардагы социаль проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Кукмаралылар да аларда уңышлы катнаша, ел саен торак йортлар, мәдәният сарайлары, ФАПлар, балалар бакчалары сафка баса, бик күп социаль-көнкүреш объектлары, шул исәптән, мәктәпләр капиталь төзекләндерелә. Быел да төзелеш-ремонт эшләре кайный. Җирле бюджетны гражданнарның үзкертемнәре хисабына тулыландыруга юнәлдерелгән программаның икенче ел рәттән уңышлы тормышка ашырылуы да торак пунктлардагы күп кенә мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шул хисапка юллар төзекләндерелә, тротуарлар салына, парклар, ял һәм уен мәйданчыклары булдырыла, сулыклар чистартыла. Болар барысы да үзебез өчен кирәк бит.

Кукмара бистәсендә төзелүче 260 урынлы балалар бакчасы берничә айдан куллануга тапшырылачак.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев