Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика Президенты: Татарстанда Covid-19 вәзгыяте бик киеренке булса да, тотрыклы

Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясенә бәйле сораулар буенча кайнар элемтә булдырырга кушты.

Татарстанда Covid-19 белән бәйле вәзгыять стабиль һәм бик киеренке. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза «Татар-информ».

«Сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнештә эшли. Вәзгыять киеренке, әмма тотрыклы. Авыруларны кабул итү өчен урыннар, дәваханәләр эшчәнлеге, дарулар һәм кислород булуы турындагы мәсьәләләр оператив хәл ителә», - дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 

Республика Президенты Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрына коронавируска кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтә булдырырга кушты. «Халык белән эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Барлык система да көйле эшләргә тиеш», — диде Президент.

Айрат Хәйруллин бу мәсьәләнең хәл ителүен һәм кайнар элемтәнең киләсе атнада эшли башлаячагын әйтте. 

Коронавирусның яңа очракларының көнлек үсеше уртача 0,7 процентны тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан зур эш алып барыла. Ул эпидемия шартларында мохтаҗларга ярдәм иткән волонтерларга да рәхмәт белдерде. 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk