Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика коронавируска бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәргә әзер

Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы карары 24 июньнән соң чыгар дип көтелә.

Татарстанның коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәргә әзер булуы турында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Без коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчеш мөмкинлеген федераль хезмәт белән килештердек. Хәзер чикләү чараларын өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Татарстан Министрлар Кабинетының бу хакта карары чыгачак», — диде ул.

Хөкүмәт карары 24 июньнән соң чыгар дип көтелә. «24 июньдә хәрби техника узу белән бәйле рәвештә, чикләүләрне бетерү буенча карар кабул итү 25 июньгә калдырылды. 24-25 июньнән соң чикләүләрне бетерүнең алдагы этаплары турында ачыграк мәгълүмат булачак», — диде Авдонина.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары шулай ук җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре оешмалары эше кабат башланачагын әйтте. Шулай ук, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү ишеге булган сәүдә объектларына ачылу рөхсәт ителәчәк.

фото: Михаил Захаров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk