Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашыбыз Вакыйф Габдрахмановның 60 ел хезмәт стажы бар

"Техника төзәтә белмәсәң, аңа утырырга да кирәкми", - ди ул

Кәркәүч авылында яшәүче Вакыйф абый Габдрахмановка “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде. Үз гомерендә әллә ничә техниканы иярләргә өлгергән ул, тормышын машинадан башка күз алдына да китерә алмый. Хезмәт кенәгәсен ачуга, 60 ел стажы булган Вакыйф абыйның елына 360-365 көн бер хуҗалыкта эшләгәне күренеп тора. Егетләрчә төз, җитез гәүдәле, тиктормас бу шоферга 71 яшь биреп тә булмый! Ә язмышы бик авыр булган аның.

Бурсык Елга авылында дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Әтисе Габдрахман абый балта остасы була, әнисе Мәликә апа фермада эшли. 8 яшендә әтисез калгач, гаилә башлыгының “уфалла арбасы”н тартуы аның җилкәсенә күчә. Ашарга ипи юклыктан, язгы суыкларда черек бәрәңге җыярга туры килә аларга. Китап-дәфтәр, каләм алыр өчен, Нократ Аланына җәяү барып, җиләк-җимеш сата. Ул да барлык малайлар кебек машина йөртергә өйрәнергә тели.

- 4-5 сыйныфларда укыган вакытта очучы булырга хыялландым. Аннан машина җене кагылды бит миңа. Техникалар юк заман, сирәк-мирәк кенә каяндыр машина тавышы ишетелүгә, өйдән ашкынып чыга идем, - дип искә ала ул балачагын.

Авыл малае кечкенәдән хезмәт тәрбиясендә үсә, 11 яшеннән төнлә урманда колхоз атларын саклый. Башлангыч белемне туган авылында алгач, укуын Кәркәүч мәктәбендә дәвам итә. 8нче сыйныфтан соң үзеннән олырак иптәше белән Янил училищесына юл тота, ләкин яше тулмый дип, аны алмыйлар. Кире әйләнеп кайта да хуҗалыкта эшли, 9нчы сыйныфны кичке мәктәптә тәмамлый. Соңыннан Арча районының Үрнәк училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерергә ниятли.

- Укырга керергә баргач, беренче көнне суык көз аенда ташландык машина кабинасында йоклаганым хәтердә калган. Аннары фатир табып, шулай укып киттем инде. Билет алырга акча булмагач, Үрнәктән Арчага кадәр автобус артына ябышып барабыз да Кукмарага – тепловоз өстендә, ә авылга – трактор арбасында яки Нократ Аланы аша 25 чакрым җәяү кайта идек. Өйдә ашап-эчүгә, печәнгә чыгып киттем. Читенлекне күрмәгән, авырлыкны үз җилкәсендә татымаган яшьләр хәзерге рәхәтлекне сизми шул, - дип, авыр яшьлек елларын күз алдыннан үткәрә әңгәмәдәшем.

Укуны тәмамлагач, 3 ел комбайн иярли, Германиядә ике ел ярым хезмәт итә, хәтта анда якташы Фаиз Сәмигуллинны да очрата. Туган якларына аяк баскач, башта бортлы машинага утыра, лаеклы ялга чыкканчы, сөт ташый торган машинада хезмәт куя, үз бурычын намус белән, тырышып, төгәл башкара. Аның девизы – “Техниканы төзәтергә сәләтең булмаса, аңа утырырга да кирәкми”.

- Җәй көне икешәр-өчәр рейс ясый идем. Сөтне Кукмара, Нократ Аланы, Кизнер, Балтач, Мамадыш, Тәкәнешкә кадәр илткәнем булды. Ул еллардагы юлсызлык исемә төшсә, хәзер дә тәннәрем чемердәп куя. Кукмарага күршедәге Сосмак авылыннан китеп, Нократ Аланы аша йөрдем. Әле анда да таш юл юк. Яз-көз айларында сөт машинасын трактор тарта иде. Суыкта батып яткан, кыш көне бураннарда кунып калган вакытлар да аз түгел, хәбәр итәргә телефоны да юк бит аның. Өстерәргә трактор булмаса, машинамны Сосмакта калдырып, җәяүләп кайттым. Икенче көнне Беларус яисә дизель тракторы сөтне фляга белән алып чыга да мин шуннан районга китәм. Җәй көннәрендә сөт әчемәсен өчен, иртәнге сәгать өчтә юлга кузгала идем. Автобус, машиналар йөрмәгәч, кичтән өйгә: “Мине дә иртәгә Кукмарага алып барырсың әле”, - дип, еш килделәр, - диде Вакыйф абый.

Кәркәүчнең чибәр кызы Мәдинә апа белән мәктәптә бер ел аерма белән укыйлар алар, ә армиядән кайткач очраша башлыйлар, гаилә коралар. Кәркәүч авылында зур, биек йорт җиткерәләр, ике балага гомер бирәләр. Кызлары Илүсәне дәваханәдән алып кайту маҗараларын да хәтердә яңарттылар. “Язгы ташуда сөлге белән бәйләп, җәяү күтәреп кайттык, аякларына кадәр биләүдән чыгып беткән иде”, - диделәр алар, елмаеп.

Гомер буе колхозда бухгалтер булып хезмәт куйган Мәдинә апа белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Сөт машинасында эшләгәндә иртән ашатып озатып кала идем. Вакыйф эшенә бик җаваплы карады, таш яуса да барды. Элек шул бер чалбарны кичтән юып куям да иртән үтүкләп бирәм. “Мәдинә апа, бу чалбар бишме, унмы соң ул, һәрвакыт чиста һәм үтүкләнгән”, - дип әйтә иде хезмәттәшләрем. Ул техниканы биш бармагы кебек бик яхшы белә. Бер ремонтлаганнан соң, машинасы ватылмыйча йөри. Ә төзәткән чакта детальләрен хәтта кулъяулык белән дә сөрткәне булды. Шулай бервакыт Вакыйфны, эштән кайтмагач, урам буйлап эзләп киттем, ә ул механик белән бер төндә мотор сүтеп-җыйган икән. Йокламыйча, икенче көнне янәдән чыгып китте.

Вакыйф абый автобуста хезмәт куйган чагында кешеләрне туйларга да йөртә, авыручыларны районга илтү дә аңа йөкләнә.
- Көзге, яңгырлы, суык төнне Ташлы Елга авылының бер авырлы хатынын дәваханәгә алып барырга кузгалдык. Ярты юлда ул бәбәйләп тә куйды, ә кендек кисәргә фельдшерның кайчысы да юк иде. Аннан тиз генә Нократ Аланы табибларына мөрәҗәгать итәргә туры килде, - диде күпне күргән шофер.

Лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшеннән туктамый ул: ындыр табагында үзбушаткыч машинасында ашлык күчерә. Уңыш җыю чорында тиз арада ягулык ташу машинасы йөртүчесе кирәк дигәч, җитәкчеләрнең үтенечләрен кире какмыйча, шушы вазыйфаны алырга ризалаша. Бүгенге көнгә кадәр әлеге хезмәтенә тугрылык саклый, тормышлары җитеш, түгәрәк булса да, акчага мохтаҗлык кичермәсәләр дә, яраткан һөнәреннән бер генә дә аерыласы килми аның, шуңа да бар күңелен биреп эшләвен дәвам итә. Хуҗалыктагы техникаларга ягулыкны Сабага кадәр барып ала.

Икенче елга Мәдинә апа белән Вакыйф абый Габдрахмановларның – алтын туйлары.

- Иремнән бик уңдым, тормыш итәргә шундый акыллы, тырыш, әйбәт кеше, беркайчан беркемгә дә каршы килгәне юк. Балалар, оныклар өчен нишләргә белмичә тора, өйдәге барлык эшкә дә өлгерә, - дип мактый аны җәмәгате.

Алар мал асрап, балалары һәм дүрт оныкларының бәхетенә куанып гомер итәләр. Уллары Фиргать – инженер, гаиләсе белән Алабугада яши, кызлары Илүсә – Татарстанның атказанган укытучысы, Чарлы мәктәбендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара, кияүләре Айдар – Татарстанның атказанган агрономы.

Зур хөрмәткә һәм мактауга лаек Вакыйф абыйның “Үз хезмәтеңне җиренә җиткереп, яратып башкарырга яки ул эшкә бөтенләй алынмаска кирәк”, - дигән сүзләре, чыннан да, уйланырга мәҗбүр итә.

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/avyil/365-k-ng-ber-yal-avyl-khalky-u-ysh-b-yr-mend-fermasyn-onytyp-tordy/

Фото: Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk