Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашыбыз “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең бүләгенә лаек булды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезне редакциябез һәм “ТАТМЕДИА” оештырган акцияләрдә актив катнашырга чакырабыз

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында оештырган “Подписка өчен телевизор” акциясенә йомгак ясалды. Райондашларыбыз арасында төп призларга ия булучылар юк, әмма Зур Кукмараның “Шатлык” балалар бакчасы мөдире Гөлфия апа Фазыловага кызыксындыру бүләгенә һәм юрганга лаек булды.

Гөлфия апаның әлеге акциядә беренче тапкыр гына катнашуы түгел, ул үткән ел да, бәхетен сынап карап, кызыксындыру бүләгенә ия булган иде.

- Газета-журналлар укырга яратабыз. Шуңа күрә бер елны да матбугат чараларына язылмый калганыбыз юк. Өйгә - “Хезмәт даны”, “Көмеш кыңгырау”, “Сәхнә”, ә балалар бакчасына “Гаилә һәм мәктәп”, Мәгариф”, “Ватаным Татарстан” кебек басмаларны алдырабыз, - диде Гөлфия апа.

Ә редакциягә призны алырга Гөлфия апаның улы Илнур килгән иде. Без аларга киләчәктә дә уңышлар телибез һәм сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, редакциябез һәм “ТАТМЕДИА” оештырган акцияләрдә актив катнашырга чакырабыз.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk