Райондашыбыз Рәмзия Хөсәенованың шигырьләр һәм җырлар китабы тәкъдим ителде
Әдәби чарада шагыйрәнең дуслары, авылдашлары, хезмәттәшләре, аның иҗатын сөючеләр катнашты.
Кукмара үзәк китапханәсендә районыбызның күренекле шәхесе, сүз остасы, шагыйрә, режиссер, гомерен районыбыз мәдәниятен үстерүгә багышлаган Рәмзия апа Хөсәенованың «Өзелмәсен кайтыр юлыгыз» дигән шигырьләр һәм җырлар китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Китап «Ак Бүре» нәшриятында басылып чыккан. Биредә Рәмзия ханымның төрле елларда иҗат ителгән туган як, гаилә, тормыш турында уйлануларын чагылдырган шигъри тәлгәшләре, җырлары урын алган. Әдәби кичәдә шагыйрәнең иҗат эшчәнлеге турында сөйләнде, шигырьләре укылды, хатирәләр барланды.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев