Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Советында киңәйтелгән утырыш узды (+Фотолар)

Бүген район Советында җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләргә багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Анда район прокуроры Ришат Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина, "Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Мәмәшир мәктәбе директоры Ринат Насыйбуллин, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар...

Бүген район Советында җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләргә багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Анда район прокуроры Ришат Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина, "Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Мәмәшир мәктәбе директоры Ринат Насыйбуллин, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар чыгыш ясады. Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.

Шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үткән район эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Рамазан Юнысовка муниципаль районның Мактау грамотасы тапшырылды.

2014 елда Сочида узган XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын әзерләү һәм оештыруда өлеш керткән өчен район башлыгы Сергей Димитриев, Туембаш мәктәбе директоры Ягъфәр Зыятдинов, мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында узган чаңгы, шашка-шахмат ярышларында күпсанлы призлы урыннар яулаган чемпион Валентина Борисова, "Зилант" мәктәбенең тренер-укытучылары Айрат Вахитов, Илфар Сәләховлар Росия Президентының Грамотасы һәм истәлек медале белән бүләкләнделәр.

Шулай ук "Алтын шйаба" яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларында 1 урынны алган "Ягуар", 3 урынга лаек булган "Орион" командаларына, команда тренеры Илдар Ганиевка да котлау сүзләре әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев