Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район прокуроры Ришат Шакиров: Безнең бурыч –кеше хокукларын яклау

Яңа елга аяк баскан көннәрнең берсендә - 12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу аларның үткән елгы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм яңа бурычлар билгеләү чоры да. Шушы уңайдан без район прокуроры Ришат Шакиров белән әңгәмә корырга булдык.

-Ришат Наилевич, район прокуратурасының еллык эш нәтиҗәләреннән канәгатьме сез?

-Мин бик күп кенә гражданнарның хокукларын яклый алуыбыз һәм районда законнарның үтәлешен тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә тота алуыбыз белән горурланам. Үткән 2017 елда без социаль, икътисад, хөкем эшләрен башкару өлкәләрендә закон бозуларның 500дән артык очрагына чик куйдык. Ә бит боларның һәрберсе артында кеше язмышлары тора. Безгә үз мәнфәгатьләрен яклауны сорап килүчеләр байтак. Үткән елда 483 кеше бозылган хокукларын кайтару мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Бу күрсәткеч, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк. Димәк, халык прокуратурага ышаныч белдерә, чын-чынлап ярдәм итә алырлык көчкә ия булуыбызны тоя. Алга таба да, әлбәттә, бу ышанычны акларга тырышырбыз.

-Әлеге мөрәҗәгатьләрдә нинди проблемалар ешрак чагыла?

-Без намуссыз эш бирүчеләрнең хезмәт хакларын үзвакытында түләмәүләре белән бәйле мәсьәләләрне актив рәвештә хәл итеп килдек һәм алга таба да күз уңында тотачакбыз. Районның иң зур байлыгы - кешеләр һәм аларның хезмәте өчен тиешенчә исәп-хисап ясалырга тиеш. Безнең тарафтан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә район предприятиеләренең үз хезмәткәрләренә 14 миллион сумнан артык бурычы түләнде! Егермедән артык ваемсыз җитәкче, аларның күбесе авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, эш хакын тоткарлаганнары өчен безнең тәкъдим белән штрафка тартылдылар.

Без социаль яклауга мохтаҗ категория кешеләренең, шул исәптән пенсионерларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга да зур игътибар бирәбез. Әйтик, 70 яшьлек ханым, җирле әһәмияткә ия юлда яңгыр суларын агыза торган җайланманың булмавыннан зарланып, шикаять юллаган иде. Тикшерү барышында, дөрестән дә, Кукмараның Магистральная урамында шундый агызгычның булмавы ачыкланды. Кышларын шактый гына урында, су өсте боз белән капланып, юлда йөрүчеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч тудыра иде. Безнең катнашуыбыз нәтиҗәсендә әлеге юл тиешле җайланма белән җиһазландырылды.

Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерүгә кагылышлы мәсьәләләрне дә махсус контрольдә тоттык. Үткән елның ноябрендә безгә Кукмарада яшәүче Зоя Филипова мөрәҗәгать итте, ул үзенә бирелә торган торакның мәйданы белән килешмәвен белдерде. Мин аның фатирында булдым. Янкормасы фатирның аерылгысыз өлеше булып тора һәм яңа торак бирелгәндә аның мәйданы да исәпкә алынырга тиеш иде. Кайтуга, җирле үзидарә органнары вәкилләрен җыеп, киңәшмә үткәрдем. Зоя Филипованың таләпләре законлы булуын һәм аңа бирелә торган фатирның мәйданы 30 квадрат метр түгел, кырыктан да ким булмаска тиешлеген әйттем. Шулай итеп, прокуратура ярдәме белән бу мәсьәлә тиз арада уңай хәл ителде.

-Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән мөрәҗәгатьләр буламы?

-Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, эшчәнлекләре өчен уңай мохит булдыру - безнең игътибар үзәгендә. Узган елда аларга карата закон бозуларның 40 очрагына чик куйдык. Мисал өчен: бер эшмәкәргә урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозган өчен 5 мең сум штраф салынган. Юкса, беренче тапкыр гына җаваплылыкка тартылуы икән, бернинди зыян китермәгән. Административ комиссия исә моны исәпкә алмаган. Безнең тәкъдим белән бу җәза суд аша кисәтүгә алыштырылды.

Районда 19 резидентны җәлеп итү, 800дән артык эш урыннары булдыруга исәпләнгән сәнәгать паркы төзелә. Бу - бик мөһим проект. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә артык басым ясау, нигезсез тикшерүләр үткәрү, эшчәнлекләренә "басып керү"ләр булырга тиеш түгел.

-Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән нинди чаралар оештырылган?

-Беренчедән, хәбәрләрне kuk.prok@tatar.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин, мин аларны шәхсән үзем күзәтеп барам,

-икенчедән, район прокуратурасы сайтында интернет кабул итү бүлмәсе эшли. www.kukprok.com адресы белән кереп, хокукларыгыз бозылу турындагы хәбәрләрне яки тәкъдимнәрегезне шәхсән миңа юлларга була,

-шулай ук Инстаграмм социаль челтәрендә безнең аккаунт эшли. Kukmorprok адресына язылсагыз, безнең эш нәтиҗәләре белән танышып барырга мөмкин. Үз тәкъдимнәрегезне, искәрмәләрегезне җиткерергә яки директка хәбәр калдырырга була.

Моннан тыш, айның һәр беренче сишәмбесендә гражданнарны кабул итәм. (84364) 2-85-22 эш телефоныма да шалтыратырга мөмкин. Әлбәттә, бу форсаттан эшмәкәрләр генә түгел, район халкы да файдалана ала.

-Хезмәткәрләрегезгә, район халкына нинди теләкләрегез бар?

-Үткән ел катлаулы булды, шуңа карамастан, прокуратура коллективының бердәм тырышлыгы белән без уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык. Әйтергә кирәк, суд, эчке эшләр бүлеге, тикшерү комитеты һәм районның хокук сагында торучы башка органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итүебез дә уңышка китерде. Коллегаларымның һәммәсен һәм район халкын Яңа ел белән тәбрикләп, иминлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев