Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район халкын, кунакларны 17 июньдә узачак Сабантуй бәйрәменә чакырабыз (программа)

Район Сабан туе 17 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә

ПРОГРАММАДА:

- балалар көрәше (10.00 сәгатьтә);

- ГТО нормаларын тапшыру  (10.00 сәгатьтә);

- театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә);

- олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш;

- гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар;

- 3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар;

- ат чабышы (13.00 сәгатьтә);

- шахмат (ирләр, хатын-кызлар);

- шашка (ирләр, хатын-кызлар);

- җиңел атлетика (үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар);

- турникта тартылу;

- колгага менү;

- волейбол (ирләр, хатын-кызлар);

- аркан тартышу;

- муенга аркан киеп тартышу;

- капчык сугышы;

- капчык киеп йөгерү;

- әтәч куып тоту;

- катыктан акча эзләү;

- бүләкләр кисү;

- чиләк белән су ташу;

- чүлмәк вату;

- су эчендә авыш колгага менү;

- йомырка салынган  кашыкны авызга кабып йөгерү;

- мас-рестлинг – таяк тартышу;

- тачка белән ярышу.

Уеннарга барлык теләүчеләр кертелә.

1, 2, 3нче урыннарны алучыларга кыйммәтле призлар тапшырыла.

Сабантуйда районның танылган артистлары, коллективлары чыгыш ясаячак, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк.

Бу көнне автобуслар вокзал - 30нчы номерлы аптека - почта - РОВД - Туеш - Сәфәр - Сабантуй мәйданы маршруты буенча бушлай йөриячәкләр.

 

Эльвира Мөбарәкшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk