Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район җитәкчесе Сергей Димитриев “Әсәнбаш”, “Кукмара” агрофирмалары базаларында игеннәрне урып-җыюның барышы белән танышты (+Фото)

Район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю бара. Аның барышы белән танышу максатыннан, район җитәкчесе Сергей Димитриев "Әсәнбаш", "Кукмара" агрофирмалары базаларында булып кайтты. "Әсәнбаш"та бөртеклеләр 6832 гектар мәйдан били. "Алга" бүлекчәсендә 438 гектарда арыш уңышы җыелган. 7 комбайн "Виль Кужым" бүлекчәсендә арыш суктыра. Һәр гектардан уртача 25,5 центнер ашлык җыела. Комбайннар артыннан салам...

Район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю бара. Аның барышы белән танышу максатыннан, район җитәкчесе Сергей Димитриев "Әсәнбаш", "Кукмара" агрофирмалары базаларында булып кайтты.

"Әсәнбаш"та бөртеклеләр 6832 гектар мәйдан били. "Алга" бүлекчәсендә 438 гектарда арыш уңышы җыелган. 7 комбайн "Виль Кужым" бүлекчәсендә арыш суктыра. Һәр гектардан уртача 25,5 центнер ашлык җыела. Комбайннар артыннан салам пресслау техникасы эшкә керешкән. Ә бер комбайн борчак егуда эшли.

-Әсәнбашлылар урып-җыюга оешкан төстә керешкәннәр. Басуларның торышы да сөенерлек: чиста, мул уңышлы. Ә "Кукмара" агрофирмасына эш темпын арттырырга кирәк. Алдагы елларда игенчелек тармагына тагын да зуррак игътибар бирү таләп ителә, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk