Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

-Май ае - табигатьнең яңаруы һәм яшәрүе белән беррәттән, кеше күңелендә оптимистик рух, өмет һәм ышаныч уята торган чор, - диелә котлауда. - 1 Май бәйрәмен дә без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә үткәрергә күнеккән. Кемдер бәйрәмне язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт эшләре белән мәшгуль. Шәхси хуҗалыкларда исә...

-Май ае - табигатьнең яңаруы һәм яшәрүе белән беррәттән, кеше күңелендә оптимистик рух, өмет һәм ышаныч уята торган чор, - диелә котлауда. - 1 Май бәйрәмен дә без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә үткәрергә күнеккән. Кемдер бәйрәмне язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт эшләре белән мәшгуль. Шәхси хуҗалыкларда исә көн буе җыештыру, юу, бакча эшләре дәвам итә. Эшли алу, эшли белү - үзе зур бәхет бит ул. Бу хакта онытмыйк һәм мул тормыш ачкычының үз кулларыбызда булуын хезмәтебез, тырышлыгыбыз белән раслыйк. Бүгенге уңышларыбыз - эшчеләрнең, төзүчеләрнең, игенчеләрнең, укытучыларның, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең уртак казанышы. Без бердәмлек яклы, бергә булсак, теләсә нинди эшне башкарып чыгарга сәләтле.

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм белән котлап, барыгызга да бәхет, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек телим.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев