Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район газетасының Яңа ел акциясенә йомгак: 10 бәхетле кешегә бүләк тапшырылды

Акциядә барлыгы 1199 квитанция теркәлде.

Газетабызга язылучылар арасында  «Яңа ел җитә, бүләкләр көтә» дигән акциягә йомгак ясадык. Акциядә барлыгы 1199 квитанция теркәлде, һәм очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә 10  бүләк иясен билгеләдек. Ә бу эшне, ягъни җиңүчеләрне ачыклауны редакциягә кунак булып килгән Кукмарада яшәүче Ясирә Гарифуллина һәм Зур Кукмарадан Әлфия Гарифуллиналарга тапшырдык. 

Бүләк алырга килүчеләргә «Быелгы ел сезнең өчен кайсы ягы белән үзенчәлекле булды?» дигән сорау биргән идек. 

Сәкинә ВӘЛИЕВА, Жилой Рудник (9 килограммлы кер порошогы):

2020 ел үзенең юмартлыгы белән истә калды. Бакчадагы җиләк-җимешне: алма, сливаларны җыеп кына бетерерлек булмады. Күчтәнәчкә дә алырга кызыкмадылар, чөнки Аллаһы Тәгалә һәркемгә уңышны мул итеп өләште. 

Эльмира ХӘЛИУЛЛИНА, Кукмара (идән юу өчен швабра):

Улыбыз Әмир быел беренче сыйныфка укырга керде. Кызыбыз Алия 4 сыйныфта укый. Кичке 9ларга кадәр өй эше әзерлибез. Ел дәвамында башка төрле алай истә калырлык яңалыклар булмады үзе. Тормыш үз агымына бара... 

Гөлүсә ЗАКИРОВА, Битләнгер (1,8 метрлы светодиодлы чыршы):

Быел андый-мондый зур вакыйгалар күренмәде. Алла боерса, 2 гыйнвар көнне 70 яшемне тутырам. Шуңа бүләк булды инде чыршыгыз. Өйдәгеләр быел әле чыршы бизәмәгәннәр иде, балалар кайтуга урнаштырып куярлар. Авырмыйча, исән-сау яшәргә язсын. 

Люция ХАФИЗОВА, Зур Кукмара (Кыш бабай күчтәнәче):

2020 ел җиләкле җәйләре белән истә калды. Бик күп булды бит алар  быел. Тормыш иптәшем Илдус белән бергә йөрдек, ул җиләкне утырып җыйды. Бәрәңге казыганда да янәшәмдә булды. Аның шулай төшенкелеккә бирелмичә, бергә-бергә йөрүебез, эшләвебез - үзе бәхет безнең өчен. Тромб булу сәбәпле, 14 операция кичерсә дә, файдасын күрмәгәнлектән, ике ел элек аягын кискәннәр иде аның. Машинасын кул белән хәрәкәт итә торганга көйләтте. Үзендә яшәү көче табуы өчен зур рәхмәт инде аңа.  

Августа АРТЕМЬЕВА, Кукмара (электр яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергече):

Өйдән чыккан да, беркая барган да юк. Оныклар үстерергә булышам. Тормышыбыз гел бер көйгә бара, Аллага шөкер, аның шундый булуы ошый. Ходай шуннан аермасын, дөньялар тыныч булсын. Редакциягә квитанцияне алып килеп яздырганда электр яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергече чыкса ярар иде, дип уйлаган идем. Быел күпме сатып алырга йөрдем шуны, кул җитмәде. Сезнеке насыйп булган икән.

Фәния ГОБӘЙДУЛЛИНА, Лубян (таба) (фотода – Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА):

Мин үзем килә алмыйм инде, таба алыр өчен Кукмарада яшәүче сеңлем Гүзәлне җибәрәм. Бүләк отуым турындагы сезнең хәбәрегез минем өчен көтелмәгән  хәл булды. Бермәл югалып та калдым әле. Чөнки үз гомеремдә беркайчан бернәрсә дә отканым булмады. 2020 ел шунысы белән истә калыр инде. Мине шатландырганыгыз өчен зур рәхмәт. 

Мирхәйдәр РӘШИТОВ, Манзарас (кер үтүкләү тактасы):

Гомерем буе цифр арасында мин. Гомуми эш стажым 50 елга тула, шуның 45 елы авыл хуҗалыгына бәйле. Авыл хуҗалыгында эшләгәч, шуны әйтә алам: быелгы ел әйбәт килде - уңыш мулдан булды, бар нәрсә - ашлыгы да, печәне дә уңды. Шәхси тормышыбызда бер үзгәреш тә булмады, балалар үсә, без картаябыз. Мондый такта өйдә бар иде, анысында хатыным Рашидә үтүкли, яңасында миңа үтүклисе булыр инде хәзер. 

Ландыш ГАЛИМҖАНОВА, Туембаш (юрган):

Быелгы ел үзенең түгәрәк юбилейлары:  Татарстан төзелүгә –100, Кукмара районына – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тарихка кереп калды. Ә гаиләбезгә килсәк, Аллага шөкер, бар да тәртип. Үзегез беләсез инде: Туембаш ягы – итекчеләр яши торган төбәк. Үткән  елларда  сату булмаганлыктан, күпләр бу шөгыльне ташлады. Быел әле әзме-күпме сату алга китте. 

Гөлнара ГАБДЕЛХӘЕВА, Кукмара (сәгать):

Иптәшем Алмаз инде 25 ел читкә китеп эшли, аның кайтканын көтеп гомер үтеп бара инде, ике балабыз студент булдылар. Алмаз кайтышка аның кушуы буенча «Хезмәт даны» газетасын җыеп барам, берәмтекләп кат-кат укый. Әниләребез исән-сау, Аллага шөкер, кунакка килүләрен көтеп алам. 

Линуза МӘҖИТОВА, Березняк (Кыш бабай күчтәнәче):

2020 ел, иң беренче чиратта, үзенең коронавирус пандемиясе белән хәтердә калачак, ул барлык ил халкы өчен зур сынау булды. Сәламәтлекнең никадәр кадерле икәнен аңладык. Үзебезнең якыннар, туганнар арасында да авырып алучылар булды. Алар өчен дә борчылдык. Үзем мәктәптә эшлим. Март аеннан дистанцион укытуга күчәргә туры килде. Авыр кабул иттек, башкарып булмастай эш төсле тоелган иде, әкренләп аны да үзләштердек. Шулай да сыйныфта балалар белән аралашып эшләүгә җитми инде. Без - өлкән буынга алга таба андый дистанцион укытуларга күчәргә язмасын иде, дип телибез. 

«Хезмәт даны» газетасын ел саен яздырабыз, яратып укыйбыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Барлык район халкын, редакция хезмәткәрен Яңа ел белән котлыйм, сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим. Борчуларыбыз иске елда калсын. Яңа ел яңа шатлыклар, бәхетләр алып килсен. 


Саубуллашканда Ясирә ханым белән Әлфия ханым да газета укучыларыбызга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр:

Ясирә ГАРИФУЛЛИНА:

2020 ел шулкадәр күп кеше өчен зур борчулар, кайгылы ел булганлыктан, 2021 елдан өметләр, шатлыклар, яңа бәхетләр өмет итәбез. Ләкин бәхетнең аның искесе дә әйбәт, яңа кайгылар, яңа борчулар булмасын иде. Уңышлы елга аяк басып, бергә, күңелле итеп яшәргә язсын. 2020 ел шулкадәр “җайсыз” ел булса да, күпләрнең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртте дип уйлыйм. Без тирә-юньдәге матурлыкны күрмичә, игътибар итмичә яшәгәнбез: һаман ашыгып йөгергәнбез дә йөгергәнбез. Гомернең шулай кыска икәнлеген, кеше бүген бар – иртәгә юк икәнлеген аңлап бетермәгәнбез. Урамнан барам. Бар әйбергә игътибар итәргә тырышам. Агач башына кунган чыпчыкларның хәтта  миләш чүпләүләренә кадәр күңелгә якын, шуннан да үзем өчен матурлык табарга өйрәндем. Һәрбер нәрсәгә шатланып яшәргә язсын иде. 
 

Әлфия ГАРИФУЛЛИНА:

Бу ел исә авыр булды, якын кешеләребезне югалттык. Шуларны уйлап, яшәү мәгънәсен аңлыйсың. Яшәп каласы килә. Бер-беребезгә ягымлы, мәрхәмәтле булып, булышып яшик. Быелгы елны  үпкәсез озатып, киләсе елны яңа өметләр белән каршы алыйк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk