Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова Матбугат көне белән котлады

90 еллык тарихы булган район газетасы илдә нинди генә хәрби-сәяси, социаль-икътисадый хәл сакланса да, үзенең эшчәнлеген туктатмый. Дәһшәтле сугыш чорында да, болганчык 90нчы елларда да район халкына хәбәрләр җиткерүен дәвам иткән ул, диелә котлауда.

Район газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова Матбугат көне белән котлый.

«Бүген Татарстан матбугаты көне билгеләп үтә. Барлык хезмәттәшләремне, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, яңа иҗади уңышлар телим. Матур теләкләрне газета укучыларына да җиткерәсе килә: безнең белән бергә булганыгыз, “Хезмәт даны”ннан аерылмавыгыз, киңәш-тәкъдимнәрегез белән һәрвакыт ярдәм күрсәтеп торуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

90 еллык тарихы булган район газетасы илдә нинди генә хәрби-сәяси, социаль-икътисадый хәл сакланса да, үзенең эшчәнлеген туктатмый. Дәһшәтле сугыш чорында да, болганчык 90нчы елларда да район халкына хәбәрләр җиткерүен дәвам иткән ул. Коронавирус нәтиҗәсендә килеп чыккан үзизоляцияләү шартларында да бер көн эштән калмадык. “Илдә-көндә нинди яңалыклар бар соң?” – дип, телефоннан шалтыратып сораучылар күп булды ул көннәрдә. Димәк, хезмәтебез кешеләр өчен кирәк, халык редакциябезне һаман да мәгълүмат үзәге буларак кабул итә.

Узган ел райондашларыбыздан 986, быел исә дүрт айда 349 хат-язма алынды, аларның күбесе газетабызда басылып чыкты. Халык күтәргән проблемалар да “Сорау-җавап” рубрикасы астында бирелеп барыла. Аларны без, тиешле тәртип нигезендә, җавап алу өчен оешма-предприятиеләргә юллыйбыз. Көнендә, сәгатендә җавап биргән җитәкчеләр дә бар. Андыйларга һәм безнең белән тыгыз хезмәттәшлек иткән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, юл төзү-ремонтлау участогы, район мөхтәсибәте, Манзарас, Зур Кукмара, Туембаш авыл җирлекләре, эчке эшләр бүлеге, почта, төрле акцияләр үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә рәхмәт белдерәбез.
Хөрмәтле райондашларыбыз, киләчәктә дә район газетасы өйләрегезгә кадерле кунак кебек килеп торыр дип ышанам. Һәркайсыгызга күңел тынычлыгы, тән һәм зиһен саулыгы, гаилә бәхете телим», - диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk