Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район газетасына языл һәм “Өй алдында чебиләр “чеп-чеп-чеп!” - дип йөриләр” дигән акциядә катнаш!

2018 елның икенче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылу дәвам итә.

1 апрельдән подписка бәяләре үзгәрде, хәзер район газеталарына алты айга язылу бәясе – 672, ә оешмалар өчен – 762 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булганнар аңа420 сумнан языла ала, бу очракта подписка редакциянең үзендә рәсмиләштерелә. Биш данәдән күбрәк подписка булганда, Кукмара шәһәрендәге оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчаларына газеталарны үзебез китереп бирәчәкбез.

Район газетасына язылыгыз һәм абүнәчеләр арасында игълан ителгән “Өй алдында чебиләр “чеп-чеп-чеп!” - дип йөриләр” дигән

яңа акциядә катнашыгыз.

 

Яз үзенең җылы кояшы, түбәләрдән тып-тып тамчы тамуы белән генә түгел, ямь-яшел чирәм өстендә сары йомгакларның - каз, үрдәк бәбкәләре  һәм чебиләрнең үлән йолкырга тырышулары, көчләре бетеп, тәгәрәп китүләре белән дә матур һәм күңелле. Авыл халкы элек-электән ишегалды тутырып кош-корт үстерүгә күнеккән. Каз өмәләре ясау, түшкә-түшкә тавык һәм үрдәкләрне шәһәрдәге туган-тумачаларга, балаларына тарату да авыл апасының күңеленә инде балачактан сеңеп калган. Ел саен яз җитүгә, инде  традициягә әверелгән, кош-корт белән бәйле акциябездә катнашырга теләүчеләр саны кимемәү дә шуны раслый кебек. Март ае дәвамында барган “ Яз җитә - чебеш чыгар чак җитә” акциясенә йомгак 6 апрельдә ясалса, бүгеннән “Өй алдында чебиләр “чеп-чеп-чеп!” - дип йөриләр” дигәне башлана.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, уңган хуҗабикәләр! Сез 672 сумнан “Хезмәт даны” газетасына язылып, чираттагы акциябездә катнаша һәм Туембаш авылыннан иганәчебез Данил Мотыйгуллин тәкъдим иткән призларга дәгъва кыла аласыз.

Данил Мотыйгуллин призлары:

 

15 үрдәк бәбкәсе,

Тәүлеклек 25 бройлер чебешләре,

Ике капчык катнаш азык.

Акциядә катнашу өчен 4-28 апрельдә  2018 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки почта аша күчермәсен безнең адреска җибәрергә кирәк. Аны газетаның hezmat_dani@mail.ru электрон адресына да юлларга мөмкин. Телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.

Акциягә 2 майда йомгак ясалачак.

 

Акцияне оештыручы  - “Хезмәт даны” редакциясе. Акциянең сроклары – 4.04.2018 - 28.04.2018. Тулырак мәгълүмат “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә.                                                                                  

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X